Авыл хуҗалыгы
Нодуляр дерматиттан саклану чаралары
Алдагы сәгатьләрдә октябрь азагында Самара өлкәсендәге 5 шәхси ярдәмче хуҗалыкта нодуляр дерматит авыруы ачыклануы турында язган идек.
Моннан саклану өчен ниләр эшләргә кирәк? Иң беренче чиратта терлек ташучыларга куела торган иң беренче таләп: районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән бер мал-туарда кертелергә тиеш түгел. Икенчедән кайтасы малның 1 нче форма ветеринар белешмәсенең булуы зарур, булмаган очракта 1 ай вакыт эчендә карантин үтергә тиеш.
Әгәр дә нодуляр дерматит бар дигән шик туган очракта, тиз арада дәүләт ветеринар хезмәте белгечләренә хәбәр итүегез сорала. Тел 2-59-57. Белгечләр килгәнче шикле яки авыру хайванны үз урынында аерып калдырырга кирәк.
Саба территориаль бүлеге баш даүләт ветеринар инспекторы Гарипов И.Г.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев