Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Нәтиҗәсез җыелышлар (фото)

Терлечелек өлкәсендә 5 айлык нәтиҗәләргә ясалган җыелыш Тукай исемендәге хуҗалык җирлегендә узды.

Каенсар авылында урнашкан фермада булганнан соӊ җитәкчеләр, күмәк хуҗалык белгечләре Субаш авылында урнашкан терлекчелек фермасына юл тоттылар. Җыелышны алып барган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин һәр булган объектта хуҗалыкныӊ терлекчелек өчен җаваплы булган җитәкчеләренә эшләре буенча канәгатьсезлек белдерде. Ник дисәӊ, моныӊ өчен урын бар. Каенсар фермасында яшь терлекләр бүгенге көнгә кадәр тынчу, караӊгы торакта көн үткәрәләр.
Баш зоотехникныӊ терлекләрнеӊ көнгә 1000 граммнан артык артым бирә, дип белдерүенә дә ышаныч аз иде. Ник дигәндә, яшь терлекләрнеӊ ашату улакларында ни печән, ни әчәргә су, ни башка бирелә торган өстәмә азык күренмәде. Шушындый ук хәл Субаш фермасында кабатланды, 2-4 айлык яшь терлекләр кардага чыгарылмый, аммиак исе белән тынчыган абзарда көне-төне тизәкләренә чумып яталар. Бу очракта хуҗалык белгечләренә терлекчеләрдән эш таләп иткәнче, тиешле хезмәт шартлары һәм терлекләрнеӊ торакларын уӊайлы итү һәм ныклы азык базасын булдыру турында кайгыртырга кирәклеге көн кебек ачык. Дөрес, хуҗалыкта яӊа җитәкче килгәннән соӊ терлекчелекнеӊ материаль-техник базасын ныгыту буенча сизелерлек эш башкарыла, терлек торакларына реконструкцияләр үткәрү, аларны яраклаштыру юнәлешендә төзелеш-ремонт эшләренә миллион сумнар тотыла. Сарыф иткән акчаларныӊ җитештерүнеӊ соӊгы нәтиҗәләренә уӊай тәэсир ясавы гомүми хезмәттән тора шул.

Субаш авылы мәдәният йортында җыелышныӊ икенче өлеше узды. Терлекчелек буенча 5 айлык нәтиҗәләр куандырса да, әле һаман да бер үк җитешсезлекләрнеӊ кабатлануы күӊелне борчый, дип белдерде Фирдәвес Нәбиуллин. Аныӊ сүзен күәтләп, җыелышны алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин терлекләрдән тәүлеклек артым алуныӊ чуар булуы, савым сыерларыныӊ теләсә ничек тиеннәргә генә иткә озатылуы һаман бер үк хуҗалыкларга хас икәнен җитәкчеләрнеӊ исләренә төшереп узды. Әйтерсеӊ, киӊәшмәләрдә әйтелгән сүзләр барысы да читәге кешеләргә әйтелә, җитәкчеләр һәм белгечләр «колакларына да элмиләр». Шулай булгач, үткәрелә торган киӊәшмәләрнеӊ, уздырылган семинарларныӊ нәтиҗәлелеге юк, дигән сүз. Терлекчелек тармагындагы 5 айлык нәтиҗәләр турыда газетабызга тулырак язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250