Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Өстенлек «Гала» сортында

Районда быел нибары «Татарстан» һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыклар гына бәрәңге утыртты. Икесенә бергә 116 гектарда.

– Быел бәрәңгене биш гектарда гына утыртырбыз дип уйлаган идек, 16 гектарда, өч төрле – «Крона», «Бонус» һәм иртә өлгерә торган «Коломбо» сортларын үстердек, – ди Тимирязев исемендәге хуҗалыкның баш агрономы Азат Ганиев. – Үзебезнең көч белән, ике копалка белән «Крона» сортлысын алып бетердек инде. Без көткәнчә булмаса да, елына күрә уңышы ярыйсы.

«Татарстан» хуҗалыгы быел да бәрәңгенең мәйданын киметмәгән. 100 гектарда өч төрле сорт үстергәннәр. Төп өстенлек «Гала» сортына бирелгән. Элекке елларда уңышы белән сөендергән «Рокко»ның 2020 елда элиталы сортын 1,5 гектарда утыртсалар, быел аны биш гектарга җиткергәннәр.

– Бәрәңге утырта торган мәйданнарны ел саен алмаштырып торабыз. Быел биш басуга утырттык, икесе Шушма елгасына якын урында иде, өч басу сугарылды. Корткычларга каршы препарат белән агулап утыртабыз, дүрт тапкыр яфрагыннан тукландырылды, дүрт тапкыр – авыруларга, ике тапкыр чүпкә каршы агуланды. Үткән ел гектардан уртача 350 центнер уңыш алган идек. Бөтен бәрәңге дә сатылып бетте, бәясе дә начар булмады. Быел 200-250 центнер җыя алсак, бик яхшы булыр иде дибез. Сугарылган мәйданнарда, шулай ук иртә өлгерә торган, быел сынау өчен генә утырткан «Коломбо» сорты әйбәт уңыш вәгъдә итә. Бәрәңгене Геннадий Иванов утыртты, Рәфкать Саттаров төбенә өйдерде, Рафил Каюмов, Ранил Сәйфелганиев, Рәсим Нәфыйковлар бөтне төр агулауны башкарды, Фәнил Миңнемуллин сабагын чаптырып, барлык мәйданнарны бәрәңге алуга әзерләде. Ике комбайн белән эшләрбез дип уйлыйбыз. Тиз арада җыйнап алу өчен шулай ук копалкаларны да эшкә җигәргә исәп бар, – ди хуҗалыкның баш агрономы Фирдүс Хәкимов.   

Фото: Фирдүс Хәкимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тимирязев исемендәге хуҗалык «Татарстан» хуҗалыгы бәрәңге үстерү