«Программалар гына эшләп торсын»
Югары Субаш авыл җирлегендә 318 хуҗалыкта 1161 кеше яши. 5 авыл керә.
1278 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 571 сыер асрала. Үткән ел шәхси хуҗалыклардан 2475 тонна – 50 миллион 639 мең сумлык сөт тапшырылган. Хәзер көндәлек 6-7 тонна сөт сатыла.
Әңгәмәдәшебез Рәнис Вафин – Субаш егете. 2002-2010 елларда Субаш мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеменнән укыта, тәрбия эшләре буенча урынбасар булып эшли. 2015 елдан җирле үзидарә башлыгы.
–Белүебезчә, җир-лекләр арасындагы рейтинг бик күп төрле күрсәткечләрдән чыгып төзелә.
–Әйе, 26 төрле күрсәт-кеч исәпкә алына. Анда бюджет (ул үзе өч бүлектән тора), спорт-мәдәният, шәхси хуҗалыкларда асралучы терлек саны, җинаятьчелек, демография... Шулардан бер юнәлеш буенча гына без артта барабыз. Калганнары буенча алдынгылар арасында. Иң сөенечлесе: үткән ел туучылар үлүчеләргә караганда күбрәк булды. Бу соңгы биш елда шундый беренче күрсәткеч.
–Беренче генә җиңүегез түгел. 2017 елда – беренче, 2018дә – дүртенче, 2019 елда өченче урынны алгансыз. Җиңүнең төп сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?
–Төп сәбәпләрнең берсе – команданың бер булып эшләведер. Урынбасарым Гүзәлия Гыйлемҗанова белән – 2016, баш хисапчы Ирина Камаева белән 2019 елдан аңлашып эшлибез. Тагын бер сәбәп, билгеле, халык белән аңлашудадыр.
–Кешеләр белән эшләү беркайчан һәм беркайда җиңел түгелдер. Әмма Субаш ягы халкы элек-электән бик кыю, туры сүзле бит...
–Бу уңайдан мәктәп коллективлары, мәдәният хезмәткәрләре, авыл старосталары, депутатлар иң зур ярдәмчеләр. Һәр авылда авторитетлы, сүзләре үтә торган кешеләр бар, халыкны оештырганда һәрчак аларга таянабыз. Эшмәкәрләребез Каенсардан Фәнис Гыйлемҗанов, Субаштан Булат Нәҗипов, Раушан Хәбриев, Сосна Пүчинкәсеннән Илфат Нәбиев, Көшкәтбаштан Алмаз Гобәйдуллиннар да авылларны үстерүгә зур өлеш кертә. Боларга әле ике хуҗалык оешмасы җитәкчеләре Гомәр Мөбарәкҗан улы Хәсәнҗанов белән Рамил Наил улы Мөхәм-мәтгалиевларны өстәргә кирәк. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, мөмкинлектән чыгып, ярдәм итәргә тырышалар. Район җитәкчелеге дә эшебезне аңлап, күреп, бәяли, ярдәм дә итә.
–Соңгы елларда үзара салым программасы буенча җирлекләрдә күп эш башкарылды. Сездә бу уңайдан ниләр эшләнде?
–Дәүләт программасы нигезендә 2019 елдан Урта Көшкәт – Югары Субаш юлы ремонтлана башлаган иде, быел тәмамланыр дип көтәбез. Үзара салым һәм ЩПС программалары ярдәмендә исә 12 километр авыл юлларына вак таш түшәлде, бөтен юлларның 90 проценты дигән сүз бу. Авылларда яшәүчеләрне бик борчыган янгын сүндерү машинасын алдык, янгын гидрантлары куелды. Быел Сосна Пүчинкәсендә эшләсәк, бу юнәлеш тә тәртипкә килеп бетә. Җиде чишмә тәртипкә китерелде. Шуларның икесеннән авылга су килә. Һәр авылда зиратлар тәртипләнде. Югары Субашта керәшен зираты гына иде, зурайтып, мөселман зираты да булдырылды. Безнең җирлектә ике беткән авыл бар бит. Бакча авылы зираты, әлеге авылдан чыккан кешеләр ярдәмендә, коймалап алынды. Бу эшне Чулпан авылында да эшләрбез дибез. Сосна Пүчинкәсе һәм Көшкәтбашта үзара салым акчасына уен мәйданчыклары, Югары Субашта дәүләт программасы нигезендә спорт мәйданчыгы төзелде. Быел да авыл җирлекләре территорияләрен комплекслы үстерү программасы дәвам итсә, Субашта хоккей мәйданчыгы, Көшкәтбашта ял паркы төзеләчәк. Документлары әзер, акча бүленсә, эш башланачак.
–Авылларда төзелеш-ремонттан башка да проблемалар чыгып тора...
–Әйе, соңгы вакытта бездә дә зур үскән агачлар бер проблемага әйләнгән иде. Үзара салым акчасы ярдәмендә бөтен авылларда да куркыныч тудырган агачлар киселде. Үткән ел Субашта һәйкәл территориясендәге 295 төп агач киселеп, чистартылды. 6 көн өмә ясап эшләнде. Бер көнгә 40-50шәр кеше килде. Башлап йөрүче Юрий Антоновка, без чакырганны тыңлап килгән, өмәдә катнашкан һәркемгә рәхмәттән башка сүз юк. Җирле бюджет хисабына коймалары да яңартылгач, тирә-юне матурланып калды. Һәйкәлләр темасын дәвам итсәк, Түбән Субашта эшмәкәрләр ярдәме белән үткән ел өр-яңасы эшләнде. Хәлил Исеев башлап йөрде, Илшат Сәгъдиев төп иганәче булды. Бакча авылы нигезенә һәм Сосна Пүчинкәсенә исә үзара салым акчасына хәтер такталары куелды. Шулай ук үзара салым акчасына Көшкәтбашта җәяүле күпер, Сосна Пүчинкәсендә төп урамнан мәчеткә кадәр яңа су трассасы сузылды, Каенсар авылында сусаклагыч төзелде, тирә-юненә агачлар утыртылды. Бу эштә матди ярдәм күрсәтүдә Гарифҗан ага Галиевның да зур өлеше керде. Кыскасы, үзара салым программасы шулкадәр вакытлы һәм кирәкле булды, аңлап, ел саен үз вакытында әлеге төр салымны түләгән кешеләргә без бик рәхмәтле. Ел саен 500әр сум җыябыз. Инде быелгы салым 1 мартка тулысынча җыйналып бетте. Мине ике әйбер борчый: булдырылган, эшләнгән кадәресен саклый белмибез әле. Шул ук юллар, чишмәләр... Никадәр генә тырышсак та, чисталык өлкәсе дә әлегә хәл ителәсе проблема булып кала. Эшләргә мөмкинлеккә килгәндә, 2019 елның азагында җирле үзидарәгә яңа машина бирелгән иде, быел яңа бина төзелеп килә, августта күченербез дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев