Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район башлыгы Кунырда шәхси эшмәкәр Алмаз Гыйләҗев ширкәтендә булды (фото)

Район башлыгы Рамил Нотфуллин продукциянең сыйфаты, төрлелеге буенча үз фикерләрен әйтте.

Бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин Куныр авылында урнашкан шәхси эшмәкәр Алмаз Гыйләҗев ширкәтендә булды.

- Күптәннән башланган эш әкренләп җайга салынып килә. Моңарчы җайлы булмады, түздек. Хәзер җайлап эшне алып барабыз. Халыктан да, хуҗалыклардан да, күмәк хуҗалыклардан да килгән терлекне суярга урыныбыз күптән бар иде. Хәзер аны тулы көчкә эшләтәбез. Көнгә 20шәр баш терлек суярга мөмкинлек бар. Хуҗалыкта һәрберебез терлек асрый, аны урнаштырган вакытта файдалы итеп эшләү кирәклеген аңладык.  Шуңа күрә Куныр авылы уртасында урнашкан бинаны арендага алып, үзебезнең цехны ачып җибәрдек. Анда казылык, ике төрле колбаса, сосискалар, тутырмалар әзерлибез. Моңа ихтыяҗ зур.  Алай гына да түгел, без бүгенге көндә Биектауда кибет ачтык. Итләрне, җитештергән продукцияне сатыр өчен, шөкер, җитештереп өлгер генә. Бу өлкәдә әле безнең киләчәккә планнарыбыз зур. Иң элек сугым үзәге янында җитештерүнең барлык этапларын үз эченә алган производство бинасын төзүне күзаллыйбыз. Сугым үзәгенә газ кертелде. Утларны яңартырга мөмкинлек булды. Биредә рәсмиләштергән җиребез бар. Шунда ныклап урнашырга һәм дәүләттән ярдәм алып, эшебезне җәелдерергә уйлыйбыз,- диде Алмаз Гыйләҗев.

erid: 2Vtzqwgny8L

Район башлыгы Рамил Нотфуллин дәүләт программаларына керү юнәлешендә ярдәм итәргә ышандырды. Продукциянең сыйфаты, төрлелеге буенча үз фикерләрен әйтте.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9