Район башлыгы терлек азыгы әзерләү буенча бәйгенең икенче атна җиңүчеләрен бүләкләде (фото)
Рамил Нотфуллин азык әзерләү чорында икенче атна нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән алдынгы механизаторларны акчалата премия белән бүләкләп, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Терлек азыгын уңышлы һәм тоткарлыксыз әзерләү максатыннан, хуҗалыклар арасында бәйге игълан ителгән иде.
Бәйгенең икенче атнасына нәтиҗәләр ясалды.
Нәтиҗәләргә килгәндә:
1 урын - «Игенче» хуҗалыгыннан Руслан Зиатдинов,
2 урын - «Бөрбаш» хуҗалыгыннан Нуриян Сабиров,
3 урын - «Сорнай» хуҗалыгыннан Юрий Назаров.
1 класслы комбайннар (Полесье) арасында:
1 урын - «Сосна» хуҗалыгыннан Рәис Хәбибрахманов
2 урын - «Кама» хуҗалыгыннан Фәрит Хәйретдинов
3 урын - «Сосна» хуҗалыгыннан Искәндәр Муллагалиев.
2 класслы комбайннар (Ягуар) арасында:
1 урын - Олег Яковлев («Дуслык»)
2 урын - Фирдүс Галимҗанов («Татарстан»)
3урын - Мотыйгуллин Рәсим («Бөрбаш»)
Шоферлар арасында:
1 урын - Айрат Гыймадиев («Кама»)
2 урын - Ирек Хәкимов («Татарстан»)
3 урын - Динар Сәйфетдинов («Татарстан»)
Ару-талуны белмәгән районыбыз механизаторларын җиңүләре белән котлыйбыз! Башка хуҗалыклар да вакытны рациональ кулланып, терлек азыгы әзерләүгә бик җаваплы карарлар, дигән өметтә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев