Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе нәрсә дип кисәтә? (видео)

Авыру авырган кешедән башка кешегә күчми!

Күрше Әтнә районының Тукай хуҗалыгында терлекләрдә бруцеллез авыруы чыгуы турында хәбәр иткән идек инде.

Хәзерге вакытта хуҗалыкның 5 мең баштан артык терлеге тикшерелә, авыру йокканнарын карантинга кую чаралары күрелә. Авыру сиптомнары булмаган терлек урында чалыныр, ә авыртулар чыкканнары Дагыстан ягына озатып, шунда юкка чыгарылырга тиеш, дип әйтә белгечләр.

Бруцеллез — кош-корттан кала, барлык терлекләргә, шул исәптән кешеләргә дә күчү мөмкинлеге булган мал авыруы. Ул һава тын юллары аша, шулай ук малларга ашатылучы ризык аша, ә инде кешеләргә авыру малдан җитештерелгән сөт, ит аша күчәргә мөмкин.

Әлеге авыруны йоктырган кешенең температурасы күтәрелә, хәлсезлектән һәм буыннары авыртудан җәфалана. Кеше гомерлеккә инвалид кала, диләр табиблар. Әмма, авыру авырган кешедән башка кешегә күчми!

— Бүгенге көннән район халкына читтән кайтарылган, терлек сатучылардан мал алмауларын сорыйбыз, чит регионнардан терлек алып кайтып сатучыларга бу шөгыльлләрен туктатып торуларын таләп итәбез. Шулай ук, күрше районнан терлек, аның итен алу очраклары булырга тиеш түгел, — дип ассызыклады районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе Айдар Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев