Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район башлыгы Рамил Нотфуллин кайбер җитәкчеләрне үзенә чакырып сөйләште. Ни өчен?

Район игенчеләре безнең җирлектә мул уңыш алуның төп шарты булып тиешле дәрәҗәдә минераль ашламалар куллану икәнен яхшы белә. Моның шулай икәнен күмәк хуҗалыкларда дистә еллар буе тупланган тәҗрибә ачык күрсәтә.

Районда сөрүлек җирләргә  ашлама кертмәсәң, гектарыннан 10-15 центнердан артык уңыш җыеп алып булмаячак, ди Балтач район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең агрономия буенча  баш белгече Ирек Галимов. Дөрес, уңышны мул алу күп шартлардан тора, орлыкның нинди булуы, җирне эшкәртү технологиясенең сак-лануы һәм иң мөһимнәре – дымлылыкның вакытында булуы, орлыкның үсәр өчен тук-лануы. Бу шартларның барысы да үтәлсә, димәк, икмәкле булачакбыз. Узган ел кертелгән ашламага «эшләр» өчен шартлар булмавы авыл хуҗалыгын авыр хәлгә куйганын искә төшерде ул. Быел исә табигать шартларының уңай килүен телибез, язның башлангычы өметле, диде баш белгеч.

Көздән калганын да искә алып, район буенча һәр гектар сөрүлек җирләренә тәэсир итү көче белән исәпләгәндә 61,7 килограмм ашлама туп-ланган. Ә җиткерелгән бурыч – 74,8 килограмм. Иң күбе аммиак суы – 3220 тонна тупланган, 20 хуҗалыкның 9ы аммиак суын кертергә исәпли. Аммиак селитрасы – 3217, азот-фосфор-калий тупланмалы ашлама 2673 тонна кайтартылган. Хуҗалыкларга куелган планны үтәү өчен физик үлчәүдә 2128 тонна барлык төр ашламаларны кайтару сорала. «Алга», Тимирязев исемендәге, «Бөрбаш», «Активист», «Яңа тормыш» хуҗалыкларында һәр гектар сөрүлек җирләренә тәэсир итү көче белән исәпләгәндә 91,1-71,3 килограмм ашлама туп-ланган. Шул ук вакытта «Игенче», «Уңыш», «Сосна», «Смәел» хуҗалыкларында бу сан 38,6 – 47,9 килограмм гына тәшкил итә.

Тукай исемендәге хуҗалыкта исә һәр гектар сөрүлек җирләренә тәэсир итү көче белән исәпләгәндә бары 17,4 килограмм ашлама бар.

Ашлама туплау эше тулысынча хуҗалыклар җилкәсенә генә төшми билгеле, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча белгече Эдуард Әхмәдиев. Һәр гектарга кимендә тәэсир итү көче белән исәпләгәндә шартлы 40 килограмм ашлама туп-ланса, сөрүлек җирләренең һәр гектарына 450 сумнан исәпләп, дәүләттән субсидия каралган. Ашламаларны туфракка кертү өчен сыекчалатып ясау җайланмалары булганнарга ул тагын 30 процентка арттырыла. Ә орлыкчылык буенча махсус шөгыльләнүче «Татарстан», «Кызыл юл» һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыкларга тагын өстәмә ярдәм каралган.  Бу очракта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына барлык рәсми кәгазьләр туп-ланып бирелгән, акчалар кайтуын көтәләр.

Ашлама туплау зур чыгымнар сорый, әлбәттә. Юкка гына район җитәкчелеге бу мәсьәләдә аз гына финанс мөмкинлеге булу белән ашлама туплау мәсьәләсен һәрдаим киңәшмәләрдә күтәрмәде. Алдагы ел белән чагыштырганда бәяләре 50-30 процентка арткан мәлдә, берьюлы кирәкле күләмдә ашлама сатып алып булмавы аңлашыла. Әмма моңарчы вакыт җитәрлек иде бит. Бу мәсьәләдә район башлыгы Рамил Нотфуллин кайбер җитәкчеләрне үзенә чакырып сөйләшергә мәҗбүр булды. Хәл үзгәрер, дип көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аммиак