Район хуҗалыкларының күбесендә матур бер традиция яши. Көзен һәр техниканы кыр эшләреннән бушаган берсен, юып-чистартып, машина-трактор паркындагы тиешле урынына урнаштырып куялар.
Монда аеруча авыл хуҗалыгы техникасын салкын һава торышы китерергә мөмкин булган зыяннан саклауга зур игътибар бирелә.
Чөнки техниканың кышны ничек уздыруы язгы чәчү кампаниясенә зур йогынты ясый. Басу тузаныннан яхшы итеп чистартып, тиешенчә майлап, агартып саклауга куелган техника кышны әйбәт чыга билгеле. Соңыннан аларны андый урыннардан алып тәртип белән ремонтлап баруы да җайлы. Бу җәһәттән «Сорнай», «Татарстан», «Якты юл», «Труд», «Сосна» хуҗалыкларында эш үрнәк оештырылган. Инде боларда техниканы кышкы саклауга урнаштырып, махсус бригадалар оештырып, чират буенча ремонтлый башлаганнар.
Беренче чиратта тырма, культиватор, БДМ, чәчкечләр ремонтлана, мастерскойда тракторларның да бетеп торганы юк. Язгы-көзге авыр эшләрдән соң аларга җентекләп техник карау уздырыла, тузган детальләре, узеллары алыштырыла. Язгы кырда эшләячәк техникалардан соң терлек азыгы хәзерләү, урып-җыю өчен кирәкле агрегатларны, комбайннарны ремонтлый башлыйлар. Күпчелек хуҗалыкларда аларны кышкы салкыннар зыян салмаслык иттереп тиешле таләпләр буенча ышык урыннарга саклауга куйдылар.
Көннәр җылы торганда техника ремонтлау сыйфатлырак та була, арзангарак та төшә. 25-30 градус салкында тимерне тотып кара син. Эшли торган бинаны җылытуга күпме ягулык кирәк. Аннан кайсы елны авыл хуҗалыгы техникасына запас частьларга бәяләр артмыйча калганы бар. Быел да 20 процентка кадәр күтәрелер дип фаразлыйлар. Димәк, техниканы хәзердән барлап, ремонтлап куйсаң күпме акча янга кала дигән сүз. «Сорнай» кебек бүгеннән ремонтка керешкән хуҗалык җитәкчеләре монысын да исәпләп куйганнар.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы приказы нигезендә, машина-трактор паркларын кышка әзерләү һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны оештыру буенча конкурс уздырылды. Күпчелек хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләренең бу мәсьәләгә җитди караулары нәтиҗәсендә конкурста безнең район уңай бәя алды. Монда алда әйтелгән хуҗалыклардан тыш «Кама», «Дуслык» җәмгыятьләренең дә өлеше бар. Конкурска бәя техниканы саклау һәм ремонтлауның торышына гына түгел, машина-трактор паркының төзеклегенә, андагы эш өчен тудырылган уңайлыкларга, ремонтчыларның хезмәтенә түләү, куркынычсызлык таләпләренең үтәлешенә карап та куелды. Ремонтчыларны тиешле эш киемнәре һәм саклану чаралары белән тәэмин итү, хезмәткә түләгәндә төрле кызыксындыру чараларын кулану мөһим.
Соңгы елларда район хуҗалыкларына яңа техникалар аз кайтмады. 1 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча быел гына 30 трактор, 5 ашлык, 4 терлек азыгы җыйнау комбайны, 59 берәмлек тагылма авыл хуҗалыгы машиналары (бөтенесе 100 миллион сумга якын) кайтарылды. Монда хөкүмәтнең 50х50 программасының ярдәме зур булды. Әле шулай да парктагы техникаларны яңарту буенча күп эшли се бар. Кайбер хуҗалык ларда трактор, комбайн нарның яртысыннан ар тыгы нык искергән. Аларны ремонтлау өчен дә, эш барышында да зур сум мада запас частьлар сарыф ителә. Димәк, парклардагы техниканы яңарту буенча дәвамлы эш сорала.
Ришат НУРИЕВ
Хәлил НӘКЫЙПОВ
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев