Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шәхси хуҗалыкларга сөтчелек мини-фермалары өчен субсидия бирәләр

8 һәм аннан күбрәк сыер өчен сөт фермасы төзүгә — 600 мең сум, 5 һәм аннан күбрәк сыер өчен сөт фермасы төзүгә 300 мең сум исәбеннән акча бирелә.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баручы гражданнардан чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итүне игълан итә. Бу турыда министрлык сайтында язылган.

Гаризаларны 4 декабрьдән 21 декабрьгә бирергә кирәк.

Субсидия шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар өчен тотылган чыгымнар өлешен каплауга бирелә.

8 һәм аннан күбрәк сыер өчен сөт фермасы төзүгә — 600 мең сум, 5 һәм аннан күбрәк сыер өчен сөт фермасы төзүгә 300 мең сум исәбеннән акча бирелә.

Документлар «Мои субсидии» системасы аша электрон рәвештә кабул ителә, диелә хәбәрдә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев