Шәхси хуҗалыклар сөт сата
Сөтне сатып алу бәяләре сөендерерлек булмаса да, авыл кешеләре сыер асрауны, үзләреннән арткан сөтне сатуны дәвам итә.
Дөрес, узган елга караганда чигенеш бар - ун айда 529 тоннага кимрәк сатылган. Шулай да сөт сатып авыл халкы үз кесәсенә шактый акча керткән. Быел 10 айда район буенча 106 миллион 360 мең 887 сумлык сөт сатылган. 10 мең 512 тонна сөт дигән сүз бу. Халыктан сөт җыйнап тапшыру буенча кайсы авыл җирлегендә эш ничек бара, кайсы сөт җыючы аша күпме продукция үтә. Монысын түбәндәге сводкадан карап чагыштыра аласыз. Беренче баганада - сөт җыючының исем-фамилиясе, икенчедә - авыл җирлеге исеме, өченчедә ун айда җыелган сөт (зачет авырлыгында, тонналарда), дүртенчедә - җыелган һәр килограмм сөтне сату бәясе (сумнарда).
Харис Муллагалиев |
Куныр |
1092 |
10,88 |
Илфар Исмәгыйлев |
Урта Көшкәт |
694 |
11,43 |
Марат Әшрәфҗанов |
Яңгул |
515 |
10,63 |
Резеда Әсхәдуллина |
Чепья |
494 |
11,51 |
Раушан Хәбибуллин |
Югары Субаш |
486 |
10,75 |
Рафил Гыйльмуллин |
Карадуган |
384 |
11,18 |
Кафил Әхмәдуллин |
Пыжмара |
351 |
10,72 |
Вячеслав Шакаев |
Куныр |
343 |
10,71 |
Габдулла Нәбиев |
Шеңшеңәр |
340 |
11,25 |
Данил Гыйләҗетдинов |
Борнак |
318 |
10,47 |
Йосып Габдуллин |
Нөнәгәр |
299 |
10,46 |
Самат Гыйбадуллин |
Сосна |
294 |
10,72 |
Мөдәрис Габдрахманов |
Бөрбаш |
292 |
10,22 |
Рәфыйк Миңнемуллин |
Сосна |
287 |
10,71 |
Рәмзис Габделхаков |
Норма |
282 |
10,51 |
Равил Кадыйров |
Шеңшеңәр |
264 |
10,53 |
Гөлзидә Фатыйхова |
Смәел |
263 |
11,25 |
Мәлик Гобәйдуллин |
Югары Субаш |
240 |
10,31 |
Тәбрик Нәбиев |
Карадуган |
234 |
10,64 |
Мансур Хәбибуллин |
Чепья |
240 |
10,43 |
Айрат Гайнуллин |
Чепья |
214 |
10,23 |
Илшат Гыйльфанов |
Норма |
213 |
10,38 |
Марат Шәрипов |
Шубан |
210 |
10,58 |
Кадрия Хаҗиева |
Смәел |
199 |
11,32 |
Хәлим Әүхәдшин |
Пыжмара |
194 |
10,72 |
Гадил Хафизов |
Кече Лызи |
192 |
10,34 |
Равил Шәймөхәммәтов |
Бөрбаш |
189 |
10,42 |
Илшат Вафин |
Нөнәгәр |
185 |
11,44 |
Заһир Габбасов |
Салавыч |
175 |
10,70 |
Рәис Садыйков |
Балтач |
150 |
10,47 |
Валерий Федоров |
Куныр |
141 |
10,54 |
Чепья кулланучылар җәмгыяте |
Нөнәгәр |
134 |
10,37 |
Гүзәл Дәминова |
Салавыч |
120 |
11,40 |
Галина Әхмәтҗанова |
Салавыч |
108 |
11,39 |
Михаил Васильев |
Шубан |
88 |
10,57 |
Венера Яковлева |
Салавыч |
73 |
11,27 |
Антонида Васильева |
Смәел |
73 |
11,03 |
Дания Сәйфелганиева |
Салавыч |
58 |
11,36 |
Икрам Каюмов |
Салавыч |
39 |
11,42 |
Гыйльманов Крестьян фермер хуҗалыгы |
Югары Субаш |
29 |
10,67 |
Гафиуллин -//- |
Чепья |
9 |
9,99 |
Һадиев -//- |
Куныр |
8 |
11,32 |
Район буенча |
|
10512 |
10,81 |
Чутайда сөт җыючы Илшат Вафин барлык сөтен дә югары сорт белән тапшырды. Арбордан Резеда Әхмәдуллина җыйган сөтнең дә зур өлеше югары сортлы. Смәел сөт җыючылары да бу җәһәттән мактана алалар. Әмма район буенча 39тонна сөт икенче сорт белән генә кабул ителгән. Бу яктан, бигрәк тә Куныр сөт җыючылары сынаткан. Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтнең майлылыгы район буенча 3,63 процент булса, Смәелдән Кадрия Һаҗиева, Гөлзидә Фатыйхова, Биктәштән Венера Яковлева 3,92-3,81 процент белән тапшырдылар. Шул ук вакытта Салавыч Сәрдегәненнән З.Габбасов, Кунырдан Х.Муллагалиев, Улисьялдан В.Федоров җыйган сөтләрнең майлылык дәрәҗәсе түбән. Ләкин көзгә кергәч, хуҗалыклардан җыелган сөтнең майлылыгы сизелерлек яхшырды. Октябрьдә район буенча 3,73 процентка күтәрелде. Ор, Смәел авылларында хәтта 4 процент үрне яуладылар. Сөтне сатып алу бәясе дә арта. Октябрь аенда аның һәр килограммы район буенча уртача 11,65 сум булды. И.Исмәгыйлев, Р.Әсхәдуллина, Г.Фатыйхова, К. Хаҗиева, И.Каюмов, В.Яковлева, Г.Әхмәтҗанова, Д.Сәйфелганиева, Г.Дәминова һәр килограмм сөтне12 сум 77 - 12 сум 30 тиен исәбеннән кабул итү пунктларына тапшырдылар. Бу сөт бирүчеләргә дә шуның кадәр акча түләнә дигән сүз түгел. Аның бер өлеше сөтне җыюга, кабул итү пунктына илтүләргә киткән чыгымнарны каплауга тотыла. Аннан җыючыларның сөтне төрле бәядән җыюларын да дөрес аңларга кирәк. Монда сөтнең сыйфат күрсәткечләре, майлылык дәрәҗәсе зур роль уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев