Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Смотр — конкурс җиңүчеләре билгеле (фото)

Смотр-конкурс барышында профсоюзның район комитеты техникаларны саклауга куюның сыйфатын, шулай ук һәр хезмәткәрнең зур һәм тырыш хезмәтен дә аерым бәяләп, баш инженерларга премияләр тапшырып узды.

Балтач районының агросәнәгать комплексы оешмаларында, авыл хуҗалыгы техникаларын саклауга һәм машина-трактор паркын 2023-2024 елгы ремонт сезонына әзерләү буенчак иң яхшы җәмгыятьләрне ачыклауга юнәлдерелгән смотр — конкурс узды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле, Дәүләт техник күзәтчелеге җитәкчесе, агросәнәгать комплексы профсоюзының район комитеты рәисе һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре составындагы комиссия район җәмгыятьләрендә кышкы чорда техниканы саклау һәм ремонт оештыру буенча башкарылган хезмәтне уңай бәяләде. Шулай ук тикшерү барышында, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча чараларның үтәлешенә дә бәя бирелде.

«Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, техниканы дөрес саклау — авыл хуҗалыгы машиналарының хезмәт итү вакытын һәм аларны төзек хәлдә тотуга таләп ителгән чыгымнарны нәтиҗәле киметүне тәэмин итә, машиналарның эксплуатация чорында куәтле эшчәнлеген саклап калырга мөмкинлек бирә. Әлеге эштә «Сосна» һәм «Дуслык» җәмгыятьләрендә техникаларны саклауга кую буенча башкарылган хезмәтне үрнәк мисал итеп күрсәтергә мөмкин.

Әлеге хуҗалыкларда көзге кыр эшләре тәмамланганнан соң, техникаларны чистарталар, юалар, майларын алыштыралар, двигательләрне герметизациялиләр, махсус саклау шартлары таләп иткән агрегатларны аерып куялар, шулай ук акт төзегәндә дефектовка үткәрәләр. Иген, терлек азыгы җыю, чәчү, туфрак эшкәртү техникалары ябык биналарда саклана», — дип мәгълүмат җиткерде район профсоюз комитеты рәисе Марина Ишмурзина.

Смотр-конкурс барышында профсоюзның район комитеты техникаларны саклауга куюның сыйфатын, шулай ук һәр хезмәткәрнең зур һәм тырыш хезмәтен дә аерым бәяләп, баш инженерларга премияләр тапшырып узды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча:

1 урын — «Дуслык» җәмгыяте (57 балл);
2 урын — «Сосна» җәмгыяте (56 балл);
3 урын — «Сорнай» җәмгыяте (52,5 балл).

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев