Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Сосна”лылар үрнәгендә (+фоторепортаж)

8 август көнне "Сосна" җәмгыятендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашында терлекчелектә 7 айлык эш күрсәткечләренә нәтиҗә ясау уңаеннан, семинар-киңәшмә узды.

Бу чараның "Сосна" җирлегендә үтүе шул, ул районда терлекләрне җәйләүгә йөртүче җәмгыять. Район башлыгы Рамил Нотфуллин "Сосна" җәмгыятендә эш оештырылышын һәм уңай күрсәткечләргә ирешүләрен хуплап, башкаларга үрнәк итеп күрсәтте. Бигрәк тә, хезмәт елларын яңа башлаган яшь җитәкче, белгечләргә мөрәҗәгать итеп, "Биредә сезгә үрнәк алырдай, тәҗрибә уртаклашырдай нәрсәләр күп!", дип бәяләде.

Моннан күп еллар элек һәр күмәк хуҗалык, җәйге чорда савым сыерларын «җәйге лагерь»ларга, ягъни җәйләүгә куалар иде. Тик еллар үткән саен терлекчелектә бу алым нигәдер онытылды, бер «Сосна»да гына сакланып калган.

«Савым сыерлары май урталарыннан көзгә кадәр саф һавада тәрбияләнә, моныӊ күп уӊай якларын күрәбез. Хәзерге көндә җәйләүдә 632 баш савым сыеры бар. Былтыр 600 иде. Елдан-ел арттырырга тырышабыз», ди хуҗалык җитәкчесе Фирдәвес Ситдыйков.
Саф һава, ирекенлек, һәр көнне электр, техника чыгымнары тотып тирес түгәсе юк. Азыкларны биргәндә дә тракторлар белән ташу уӊайлы. Көннәр кызу торуына карамастан, сөт күләмен киметмәгәннәр, киресенчә, арттыруга ирешә алганнар. Сыерларны яшел масса ашатудан өзгәннәре юк, көн дә басудан турыдан-туры кайтартып торалар. Нәтиҗәсе - күз алдында. Сөт савуга килгәндә: терлекчеләрне автобус белән йөртәләр, иртәнге савым сәгать 5.00тән 7.00гә кадәр, ә кичкесе 16.00-19.00 сәгатьләр аралыгында башкарыла. Алдагы елларда терлекчеләр савым аппаратлары белән сөтне бидоннарга савып, чиләкләр белән ташып азаплансалар, хәзер эш көйләнгән, үзәкләштереп сөт саву системасы җайга салынган. Барлык карда әйләнәсе яӊадан корылган, терлек йөрер өчен мәйдан зурайтылган. Таналарны да хәзер көтүчегә түгел, «электропастух» дигән җайланмага ышанып тапшырганнар. Чыбык тартып әйләндереп алынган мәйданда таналар үзләре иркенләп йөриләр.

Җәйге чорда терлек торакларында төзекләндерү һәм чистарту, агарту кебек комплекслы эшләр башкарыла. Төзелеш эшләре тыныч шартларда бара. Фермалар да җилли тора. Янәшәдә генә яңа объектлар да сафка басып килә. Берсен бозаулату бүлеге итеп оештырсалар, икенчесе савым сыерлары өчен дип каралган. Төзелешләр белән дә танышкач, семинар-киңәшмәнең җыелыш өлеше башланып китте. Терлекчелек тармагындагы 7 айлык нәтиҗәләр белән таныштырып, Рафис Вәлиев, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов, авыл хуҗалыгы азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин үз чыгышларында терлекләрдән артым алу, сөт күләмен һәм сыйфатын арттыру серләрен, терлекләрдәге чирләр һәм аларны дәвалау, булдырмый калу ысулларын, кышка сыйфатлы азык әзерләү кебек мөһим темаларны яктырттылар. Ел башыннан 39 мең 85 тонна сөт, 3 мең 94 тонна мөгезле эре терлек һәм 752 тонна дуңгыз ите җитештерелгән. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 35 мең 427 баш мөгезле терлек исәптә. Әлеге күрсәткечләр былтыргыдан югарырак. Тик шулай да, җитешсезлекләр, югалтулар да шактый. Эшне оештыра белгән "Сосна" кебек хуҗалыклар үрнәгендә эшләргә кирәклеге төшендерелде.
Баш мөхәррир фотолары.
erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2VtzqwTSgT9