Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сыйфатлы азык – мул сөт чыганагы

Күпьеллык үләннәрнең беренче катын алып бетерүчеләр дә бар инде

Хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү эшләре бара. Күпьеллык үләннәрнең беренче катын алып бетерүчеләр дә бар инде. Икенче каттан мул сенаж салыр өчен хәзер туфракка дым һәм, әлбәттә, инде көннәрнең җылы булуы да кирәк. Әлегә һава торышы җәйгегә ошап тормый, шулай да терлек азыгын мулдан сала алачакларына берәү дә ышанычларын югалтмый.

Сенажны салуның да үз таләпләре бар. Вакытында урылырга да, масса кибеп киткәнче җыеп алынырга да, базга кайткан сенажның тиешенчә тапталып, траншеяларның дөрес итеп каплануы да кирәк. Шушы юнәлештә эшләүче бер звено гына да ялгышлык җибәрә икән, бу инде сөтнең күләмендә сизеләчәк. Әлеге таләпләрне дөрес үтәүнең тагын бер максаты бар – ул терлек азыгы әзерләү буенча ел саен үткәрелә торган конкурс.

Сенаж әзерләүгә беренчеләрдән булып алынган «Татарстан» җәмгыятендә бүген эшләр ничегрәк тора? Печәнгә керешмәгәннәрме әле? Бу сораулар белән хуҗалыкның баш агрономы Фирдүс Хәкимовка мөрәҗәгать иттем.

erid: 2Vtzqwgny8L

– Сенаж әзерләүгә майның соңгы көнендә керештек. «Магдон» комбайнында эшләүче Фәнил Хамматов белән Радим Иванов люцернаны урып, теземнәргә салып куйдылар. Бер көн узуга, ягъни 1 июнь көнне сенаж салына башлады. Сенажда протеин күп булсын өчен бутонизация фазасында ук керешәбез. Барлыгы 760 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр бар сенажга алырга дигән, бүгенге көндә инде без беренче катны алып бетереп, 4834 тонна сенаж әзерләдек. Техникалар көчле булу да безгә эшләрне вакытында тәмамларга тулы мөмкинлек бирә. Моңарчы безнең бер «Ягуар 810» һәм «Полесье КВК-800» комбайннары эшли иде, быел яңа комбайн – «Ягуар 850» кайтты. Бер атна тирәсе ул инде терлек азыгы әзерләүдә катнаша. Мул сөт савуда терлек азыгы әзерләүнең әһәмияте бик зур, шуңа да заманча техникаларга өстенлек биреп эшләргә тырышабыз. Сабантуй алдыннан өч комбайн да эшләде кырда. «Ягуар 810» да Рәнис Хәкимов икенче елын эшләп килә, «Полесье КВК-800»дә дүрт еллап Фирдүс Галимҗанов эшләде, яңа кайткан комбайнны аңа биргәч, «Полесье»да әлегә Рузил Ильин эшләп тора. Сенажны басудан траншеяларга өстәмә бортлар һәм прицеплар белән «КамАЗ»лар ташый. Аларда Фидәил Хәкимов, Ирек Хәкимов, Динар Сәйфелганиев, Ранил Сәйфелганиев, Расих Габделхаков, Раушан Сабиров хезмәт куялар. Масса күбрәк булган көннәрдә тракторчылар Дмитрий Иванов белән Фәнис Сәйфелганиев та ярдәм итеп алдылар. Куе массалы басуларда тизрәк кипсен өчен таратып җыю юлы белән дә эшлибез. «Магдон» артыннан «МТЗ-82» тракторы «KRONE» ворошилкасы белән Рафил Каюмов таратып бара, җыюда «МТЗ-82» тракторлары белән Илшат Гатауллин һәм Фәнил Миңнемуллин эшли.

Базга кайткан массаны тикшереп кенә салабыз. Әгәр дә масса кибебрәк киткән була икән, аны инде сенажга алмыйбыз, ә печәнгә калдырабыз. Шулай итеп эшләп кенә без сыйфатлы азык әзерләнде, дип ышанып әйтә алабыз. Базда таптауда «К-744» тракторы белән Рәдис Габдуллин эшли, этеп тору эшен «РСМ-2375» тракторы белән Илшат Галиев башкара. Бик күп кайткан көннәрдә Илгизәр Минһаҗев аларга ярдәм итте.

Беренче кат күпьеллыклардан ике траншея яба алдык, хәзер инде печәнгә дә керешеп киттек. Алда әйтеп үткәнемчә, сенажга дип урылган 6-7 гектар мәйдандагы күпьеллыклар әзрәк кибеп китү сәбәпле, без аларны печәнгә алып, пресслап, инде складка алып кайтып урнаштырып та куйдык. Шул калдык җирләрдән генә 19 тонна печән әзерләдек, ә төп печән әзерләү эшенә 12 июнь көнне керештек. 155 гектар мәйданда люцерна белән овсяница кушылган травосмесь бар иде. Шуны «Полесье» комбайны белән Ринат Хөснетдинов чаба башлады. Бер-ике көннән аны пресслап, печән әзерләргә керешербез, дип торабыз инде. Быел яңа пресс та алдык, сеткалы андый пресс бездә берәү бар иде инде, монысы икенчесе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9