Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сыйфатлы азык – мул сөт чыганагы - 2

Ирек абый белән бергә Себергә барып кайткан Яңа Салавычтан Динар Сәйфелганиев белән дә аралашып алдык, әлеге ике шофер хуҗалыкта иң тәҗрибәлеләре икән

Фирдүс белән сенаж салына торган басуга барып, анда хезмәт куючылар белән дә аралашып алдык.

– Мин 1990 елдан колхозда «ЗИЛ»да эшли башладым, ләкин аңарчы, мәктәп елларында ук, сигезенче, тугызынчы сыйныфтан соң комбайнчы ярдәмчесе булып «Нива» комбайнында эшләп, беренче чирканчыкны алдым. Без гараж тирәсендә яшәдек, шунлык белән дә мин гел техника арасында идем инде. Әтинең бөтен абыйлары һәм энеләре дә шоферлар иде, алардан да күреп шофер булу теләге уянгандыр. Эшләү дәверендә төрле җирләргә йөрергә туры килде, иң ерагы бер якка 4500 чакрым үтеп, хезмәттәшем Динар Сәйфелганиев белән Себергә – Нефтеюганскка барып, «Урал» машинасы өстерәп кайттык. Кайда гына барырга, нинди генә эш эшләргә йөкләнсә дә, бик теләп башкарабыз. Беренчедән, яраткан һөнәребез ул, икенчедән, «КамАЗ»ларга бездә ел фасылының бөтен чорында да эш бар, өйдә тик торган юк, эшләп торгач акчасы да әйбәт түләнә. Менә бүгенге көндә сенаж ташыйбыз, уңышы бик әйбәт. 2010 елда без читтән дә ташыган идек әле, андый еллар белән чагыштырсаң, быел уңыштан зарланырлык түгел, – ди Ирек Хәкимов.

Ирек абый белән бергә Себергә барып кайткан Яңа Салавычтан Динар Сәйфелганиев белән дә аралашып алдык, әлеге ике шофер хуҗалыкта иң тәҗрибәлеләре икән. Динар абый Төмән якларына барып бәрәңгеләр алып кайтканнарын да, Дмитровград, Түбән Новгород, Ульяновск якларына баруларын да санап китте әле. Аның хезмәт юлы абыйсының һөнәренә кызыгудан башланып киткән һәм инде шуннан бирле утыз елдан артык ул руль артында.

– Мин сигезенче сыйныфны бетергәч ике ел абыйда «ГАЗ-52»дә помшофер булып эшләдем, аннан унынчы сыйныфны тәмамлагач, җизнидә помшофер булып эшләп, СПТУда 8 айлык курсларда белем алып, тагын әзрәк помшофер булып эшләп, армия сафларына киттем. Анда да шофер булып эшләргә насыйп булды миңа. Шофер булып китүемдә абыем Наил зур роль уйнады, дип әйтә алам. Аннан күреп мин дә шушы һөнәргә кереп киттем. Колхозда 1989 елның ноябереннән, армия сафларыннан кайтканнан бирле хезмәт куям. Башта алты еллап «ГАЗ-52» машинасында эшләдем, аннан ике ел «ГАЗ-53» иярләдем, аннан 2000 еллардан «КамАЗ»да эшли башладым. 2010 елның сентябрь аенда яңа «КамАЗ» бирделәр. Шул еллар эчендә күптөрле эшләр башкарырга туры килде, уфтанган юк инде, эше генә булып торсын, – ди Динар абый Сәйфелганиев.

Сыйфатлы азык мул сөт чыганагы булуын аңлап һәм шул юнәлештә максатчан эшли әлеге хуҗалык. Эшләре киләчәктә дә гөрләп барсын, терлек азыгын мулдан туплап, сөт күләмен тагын да арттыра алсыннар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев