Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Татарстан» кырларында … диңгезләрнең “сарысы”... Яки бөртек тулы өмет кәрҗине (+фоторепортаж)

"Татарстан" җәмгыятенең орлыкчылык белән шөгыльләнә башлавына инде унҗиде еллап бар. "Татарстан"ның элиталы орлыклар ассоциациясендә дә тора ул.

Җәмгыять инде менә 3 ел язгы бодайның "Экада", " Иделле" дигән сортларын игә, әйтергә кирәк, һәр елны әлеге сортлардан яхшы уңыш ала. Быел "Ульяновск-105" сортын алып кайтканнар, аннан да мул гына уңыш көтәләр. Арпаның "Нур" һәм "Вакула" дигәне күптәннән игелә, быел Самарадан "Орлан" дигәнен алып караганнар. Шулай ук "Памяти Чепелива" сортлары да башагында бөртек саны күп булуы белән куандыра. Борчакның күптәннән "Таң", "Усатый кормовой" дигән сортлары күпләп үстерелә, быел алар янәшәсенә "Кабан" сорты да өстәлгән. Солының да "Конкур" сортына плүс быел "Всадник"ны өстәгәннәр. Арышның 3 төрле сортын - "Памяти Кунакбаева", "Подарок", "Тантана" дигәннәрен үстерәләр. Көзге бодайның "Казанская-560" сорты белән бергә "Льговская -4" дигәне яхшы уңыш вәгъдә итә, быел бигрәк тә.
"Орлыкларны гел яңартып тору яклы без, - ди "Татарстан" җәмгыятенең баш агрономы Алмаз Шиһапов.- Күбрәк Казан, Мәскәү, Ульяновск институтларыннан оригиналь орлыклар кайтартырга тырышабыз.
Кайчак авыл агайлары "сортларның исемнәрен кемнәр шулай еш үзгәртә микән?", дип сорап куя. Бу исә сортны уйлап тапкан автордан тора икән. Әгәр автор үзе уйлап тапкан орлык белән эшләүне туктата икән, җәмгыять белгечләре дә элгәре сортлардан яңаларына күчәргә мәҗбүр.
Татарстан Урта Идел буе округына кергәнлектән, ул тирә өлкәләрдән кайткан орлыклар безнең климатка туры килә, тәрбия яхшы булса, уңышны мулдан бирә. Баш агроном әйткәнчә, ел саен җәмгыять 500 тонна тирәсе элиталы орлык җитештереп сата, һәм шул орлыкчылыктан хуҗалык кассасына миллионлаган суммада табыш керә, мәсәлән, узган ел 7 миллион сум тирәсе акчаны шушы юнәлештә эшләп тапканнар.
Орлыкларны райондагы хуҗалыклар да сатып ала. Нигездә, Балтач районында элиталы орлык үрчетү белән "Татарстан" һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыклар шөгыльләнә. "Без - ике янәшә хуҗалык, һәрчак киңәшләшеп, ярдәмләшеп, аңлашып эшлибез," ди Алмаз Халидович.
Тәҗрибә участогында 80гә якын бөртекле культура игелә. Казан, Мәскәү, Ульяновскийдан кала Самара, Башкорт, Ставрополь университеты галимнәре белән дә тыгыз мөнәсәбәттә эшлиләр. Үзләренең тәҗрибә участоклары бар." Минем сортны да чәчеп, сынап карагыз әле", дип, мөрәҗәгать итүчеләр күп. Биредә бөртеклеләрнең төрле сортлары игелә. Кукурузны гына алыйк, кукуруз тек кукуруз инде, әмма төрле сорттан һәм төрлесе-төрле яктан кайтартылган булгач, кайсы биек, кайсы тәбәнәк һәм нәзек... Гаҗәп бит! Борчакның кузагындагы төшләр кайсысыныкы вак, кайсысыныкы эре, кайсында әз, кайсында күп. Арпаның бөртекләре 40ка кадәр җиткәне дә бар. Байлык, муллык, киләчәккә өмет кәрҗине булып тоелды бу участок. Арпаның берничә сортыннан гына да гаҗәеп матур участок барлыкка килгән. Әйтерсең лә, сары диңгез, ә дулкыннары алтынсу... Бер аксакал агрономның "Сары диңгез күргәнең бармы синең?! Күрмәсәң, күрергә кирәк! Әллә кайда түгел ул...Туган ягыңда гына!", дигәне искә төште. Өлгергән арпа басуын әйтүе булгандыр инде... Әле монысы участок кына, басуы, чыннан да, диңгездер моның, барып карыйсы, элиталы орлыклар белән җиң сызганып эшләүнең нәтиҗәсен күрәсе булыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250