Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлек азыгы әзерләү – зур хезмәт (+ бик күп фото)

Кызганыч, беренче кат күпьеллыклар гына көткән нәтиҗәне бирмәс, дип борчыла алар

Узган атнада респуб-лика баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Госман улы Мотыгуллин белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Инсаф Фәрит улы Шәрәфиев районыбыз хуҗалыкларында булып, терлек азыгы әзерләү техникаларының һәм терлек азыгы сакланышын тәэмин итүче базларының әзерлеген тикшерделәр.

Дөрес, әле районыбызда язгы кыр эшләре тәмамланмады. Шулай да инде хуҗалыклар терлек азыгы әзерләүгә дә тулы әзерлекле. Кызганыч, беренче кат күпьеллыклар гына көткән нәтиҗәне бирмәс, дип борчыла алар. Чөнки май аенда яуган карлар, төшкән кыраулар эссез генә калмаган.

«Бөрбаш», «Татарстан», «Яңа тормыш», «Борнак», «Маяк», «Кызыл юл» — шушы хуҗалыкларда булып, һәрберсендә иң беренче чиратта техника торышы тикшерелде, белгечләрнең чыгышлары тыңланды, механизаторларга яңалыклар җиткерелде һәм, әлбәттә, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп эшләү кирәклеге ассызыкланды. 
Соңгысына килгәндә, каладан килгән белгеч Инсаф Шәрәфиев куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәндә, нинди нәтиҗәләр булырга мөмкин булуын да республикада соңгы елларда булган фаҗигале мисаллар белән китерде. 

— Әтнә районының «Таң» хуҗалыгында өр-яңа «Ягуар» комбайны беренче сезон эшләгәндә үк янып китә. Ярый механизатор үзе күреп кала, комбайндагы һәм басудагы башка техникаларда булган огнетушительләр белән сүндерә алалар. Күпчелек хуҗалыкларда заманча, кыйммәтле техникалар, шуңа да огнетушительне берне түгел, берничәне йөртергә кирәк. Һәм инде кабинадан алып та куймасагыз иде аларны, аны юкка гына бирмиләр. Икенче чиратта шуны ассызыклыйсым килә, әгәр кожухларны завод куеп чыгарган икән, нәрсәгә кирәк ул, комачаулый, караган саен салдырырга, яңадан куярга кирәк, дип аларга тимибез. Куелган икән, булсын, ремонтлаганда салдырып торабыз да, кире киертеп куябыз. Әле күптән түгел генә Әлмәт районында 19 яшьлек практикант сеяльщик егет шул кожух булмаган аркасында һәлак булды. Хуҗалыкка да, ул егетнең гаиләсенә дә бик авыр. Шуннан соң терлек азыгы әзерләү комбайннарында, пресслар, чапкычларда эшләүчеләргә искәртеп узасым килә, двигательне сүндермичә, зинһар өчен кермибез ремонтларга. Берәр җире ватыла икән, двигательне сүндергәннән соң гына ачып карыйбыз, карап алыйм әле тиз генә, дип булмый. Тагын бер мисал, Минзәлә районында «КВК 800» комбайнында эшләүче двигательне сүндермәгән, пычакны гына ачып карамакчы булган, тик кыска ялганыш килеп чыгып, пычакны әйләндереп җибәрә дә, комбайнчы кулсыз кала. Һәрберегезнең техника үз кулында. Шуңа да һәрбер кагыйдәне үтәп, ашыкмыйча, матур итеп эшләргә кирәк. Юлда йөргәндә техниканың да, өстәмә арбаларының да утлары эшләргә тиеш. Юкса, юлда фаҗига килеп чыгарга мөмкин. Моңа да бер мисал китерәсем килә, Әтнә районында 19 яшьлек тракторчы эшен бетереп кайткан, ләкин күршесеннән печән алып чыгарга дип яңадан юлга кузгалган. Утлары булмау сәбәпле, аны күрмичә, юлдан барган машина трактор арбасына килеп керә. Нәтиҗәдә, бер бала һәм ике олы кеше һәлак булды, яшь механизатор бүгенге көндә төрмәдә утыра. Шуңа да тагын бер ассызыклап узам, кич белән басудан басуга күчәсегез я эшегезне бетереп гаражга кайтасыгыз була икән, төнлә бу эшне башкармыйсыз, бик кирәк булганда, үзегез генә юлга кузгалмыйсыз, шалтыратасыз җаваплы белгечләргә һәм алдан да, арттан да мигалкалар белән озатып йөрүчеләр булырга тиеш. Дөнья булгач төрле хәл булырга мөмкин, шуңа күрә саклану чараларын карап, һәрберегезгә исән-сау эшләргә язсын, — диде Инсаф Фәрит улы.

Быел терлек азыгында эшләүчеләргә кагылышлы яңалык та бар, урып-җыю чорында игенчеләргә бирелә торган вымпел, хәзер терлек азыгы әзерләүчеләргә дә каралган. Бу кампания башлангач, беренче ике атнада биреләчәк ул. Шуңа күрә, тиешле нормаларны үтәп, тырышып эшләгәндә, акчалата бүләккә дә ия булып була. 

Бу көнне хуҗалыкларның терлек азыгы саклана торган баз-траншеялары да каралды. Терлек азыгын җыеп алу гына түгел, аны тиешенчә сак-ларга да кирәклеген искәртте Габделхак Мотыгуллин. Ферма территорияләрендә йөргәндә бруцеллезга каршы саклану чаралары булдыру кирәклеген дә искәртте. Дөрес, кайбер хуҗалыкларның бу юнәлештә күпмедер башкарылган эшләре дә бар инде. Аларны дөресләп җибәрү юнәлешендә дә киңәшләрен биреп узды белгеч.

— Хуҗалыкларда йөргәндә заманча техникалар күп булуы сокландырды, димәк, хуҗалыкларның эшләре әйбәт бара. Шул ук вакытта белгечләр, шофер-механизаторлар арасында яшьләрне күрү дә сөендерде. Авыл хуҗалыгының киләчәге ышанычлы кулларда булуын күрсәтүче бер фактор булып тора бу. Исән-сау эшләргә язсын сезгә, — дип фикерләрен җиткерде Габделхак Госман улы.

Алты хуҗалыкның да терлек азыгы әзерләү кампаниясенә әзерлеген югары бәяләп узды килгән кунаклар. Инде хәзер булган кадәрен югалтмыйча җыеп алып, базларга туплау төп шарт булып тора. Кайбер хуҗалыкларда әле терлек запасы күп булса да, запассыз калганнары да юк түгел. Хәерле сәгатьтә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Терлек азыгы