Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тилчә авыруы киң таралды

Авыру чыганагы булып, тояклы йорт яки кыргый маллар тора. Моннан тыш, авыруны кимерүчеләр, инфекцияле, авыру терлекләр, вирус йөртүче маллар тарата.

Соңгы елларда тилчә (ящур) авыруы киң таралды. 2018 елда күрше Башкортстан республикасында, безнең белән чиктәш Туймазы районында тилчә авыруы теркәлде, ә быел 2021 елда Казахстанда бу авыру яңадан чыкты.

Тилчә нәрсә ул?

Ул – пар тояклы малларда очрый торган куркыныч вирус, кешене дә зарарлый ала. Авыру чыганагы булып, тояклы йорт яки кыргый маллар тора. Моннан тыш, авыруны кимерүчеләр, инфекцияле, авыру терлекләр, вирус йөртүче маллар тарата.

Тилчә бер кешедән икенче кешегә йокмый. Ә малдан хуҗасына тиз күчә. Зарарлану малны караганда, тиресен эшкәрткәндә килеп чыгарга мөмкин. Хәтта мал йонындагы тузан кисәкчәләрендә дә вирус бар. Шулай ук тиешенчә эшкәртелмәгән сөт һәм ит ризыклары белән дә керә. Инкубация чоры – 1-7, сирәк очракта 21 тәүлеккә кадәр сузыла.

Малларда тилчә авыруын кисәтү өчен нәрсә эшләргә кирәк:

  • Зоогигиена кагыйдәләрен үтәргә, мал азыгын ышанычлы җирдән алырга, хуҗалык биналарына керү-чыгу юлында санитар кагыйдәләрне үтәргә, йогышсызландыру чараларын күрергә;
  • мал абзарларын, анда керүче техниканы, терлек ризыгы саклый торган амбарларны даими йогышсызландырырга;
  • терлек фермаларына сакны арттырырга, катгый санитар-ветеринария режимы булдырырга;
  • хуҗалыкларны ябык типка күчерергә, маллар торган урынга чит кешеләр керүен тыярга, эшкәртелмәгән эш кораллары алып кермәскә;
  • ветеринария белешмәсе булмаган урыннан ит һәм сөт ризыклары сатып алмаска;
  • яңа сатып алынган малны ветеринария хезмәте һәм авыл җирлекләренә теркәргә;
  • малны чалыр алдыннан мал табибына күрсәтергә, итне ветеринария белгеченә анализга бирергә;
  • тикшерү вакытында тилчә авыруы табылса яки шик туса, мал хуҗасы һәм мал табибы бу хакта Балтач дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә бурычлы (телефон 2-59-57 сот. 89178898316).
  • авыру яки шикле малларның урынын күчерергә;
  • малларны чалуны туктатырга;
  • хуҗалыкка мал азыгы, башка йөкләр кертүне тыярга.

Балтач районында кош-корт һәм терлек сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр бик күп. Күбесе ветеринарлар белэн тыгыз элемтәдэ торсалар да, арада төрлесе була. Теләсә нинди терлек яки кош-корт сатып алганда, аларның каян булуын сорарга һәм тиешле документ таләп итәргә кирәк. Алданмас өчен сатучының исем-фамилиясен, машина һәм телефон номерларын язып алсагыз да зыян итмэс. Әгәр дә шикле терлек сатып йөрүчене күрсәгез, шулай ук Балтач дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк (телефон: 2-59-57, кәрәзлесе: 89178898316).

 

И. Латыпов, Саба территориаль ветеринария куркынычсызлыгы
һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ящур