Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тимирязев исемендәге хуҗалыкта терлек азыгын кемнәр әзерли?

Мул печәннәр тупланса, авыл халкы арыганлыгын оныта инде ул, иң мөһиме терлеккә мул азык әзерләргә язсын.

– Терлек азыгы әзерләүгә без бик иртә керештек, протеин югары булган вакытта алып калырга тырыштык. Бу үз чиратында безгә сыйфатлы азык әзерләргә дә этәргеч булды. Безнең җәмгыятьтә күпьеллык үлән мәйданнары 1177 гектарны тәшкил итә, шуннан 100 гектар люцерна орлыкка алырга калдырылачак. Бездә «Дарья», «Рахэль», «Гүзәл» сортлары күпчелек мәйданнарны били.

Бүгенге көндә 700 гектар мәйдан инде урылып, 1800 тонна сенаж тупланды. Уңышка килгәндә, узган елгы белән чагыштырганда ул бераз чигенке, моңа терлек азыгы әзерләүгә иртә чыгу да, яңгырларның аз булуы да сәбәпче булгандыр дип уйлыйбыз. Уртача уңыш 45-50 центнерны тәшкил итә, ә узган ел ул 70-80 центнер булды.

Күпьеллык үләннәрдән үзебезгә кирәк кадәр терлек азыгы туплый алмасак, берьеллык үләннәр ярдәмгә килә. Аларның катнашмасында 80-85% борчак, калганын солы тәшкил итә. Бүгенге көндә берьеллыклар әйбәт кенә үсә һәм алардан сыйфатлы, күләмле сенаж тупларбыз дип ышанабыз, – диде Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең баш агрономы Азат Ганиев.

Күпьеллык үләннәрне уруда «Магдон» комбайны белән Илфат Саттаров һәм «Полесье» белән Илшат Камалов эшлиләр. Теземнәргә җыеп бару эшен «YTO» тракторы белән Дамир Шиһапов һәм «Массей Фергюсон» тракторында эшләүче Илгизәр Мифтахов башкара. Еккан массаны «Ягуар» комбайннары белән Айдар Маннанов һәм Муса Хисамиев җыеп ала. Сенажны траншеяларга «КамАЗ» машиналары белән Илнур Хаҗиев, Газинур Сабирҗанов, Илдар Госманов, Рифкать Шәйхетдинов ташып тора.

Районыбыз хуҗалыкларында сенаж туплау кызу темплар белән башкарыла. Беренче катлам көткән кадәр мул уңыш бирмәсә дә, икенче катламы яхшы булсын иде, дип тә телиләр авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар. Инде печән әзерләргә дә керешеп китәрләр, авыл кешесенең дә иң көтеп алган һәм шул ук вакытта иң эшле чоры бит бу. Мул печәннәр тупланса, авыл халкы арыганлыгын оныта инде ул, иң мөһиме терлеккә мул азык әзерләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев