Авыл хуҗалыгы
Тимирязев исемендәге хужалыкта ашлыкны сугалар, артыннан чәчәләр (+фоторепортаж)
Тимирязев исемендәге хужалыкта көзге кыр эшләренә әзерлек юнәлешендә үткәрелгән семинарда катнашучылар гәҗәеп хәлгә тап булдылар: алдан комбайн арпаны сугып бара, артыннан тракторга тагылган чәчкеч чәчеп бара.
Хәзерге һәр нәрсәне саный торган заманда җирнеӊ уӊдырышлылыгын арттыру юнәлешендә башкарыла торган үзенчәлекле агротехник алымныӊ кулай икәнен район хужалык җитәкчеләре һәм баш агрономнары үз күзләре белән күреп, бик кирәкле икәненә инандылар. Бу хужалык игенчелек өлкәсендә орлыкчылык юнәлешендә нәтиҗәле эшли һәм киләчәктә җирне минераль ашламалар белән генә түгел, биологик алымнар белән ашлауны да киӊ кулланырга исәплиләр.
12 август көненә 146 гектар җирдә рапс, без барган басуда 18 гектар җирдә горчица чәчелгән инде. Чәчелгән мәйданнарны сентябрь ахыры, октябрь башы эшкәртергә уйлыйбыз, ди хужалыкныӊ баш агрономы Азат Ганиев. Бу алым белән эшләгәндә җирне азот белән тулыландырырга, баетырга мөмкинлек арта. Һәм бернинди ашламалар кулланмыйча, биологик ашлауны уӊышлы тормышка ашырып, гектарыннан 50шәр центнер ашлык алучы хуҗалыклар бар икән.
Бу үзенчәлекле юнәлеш турында күрше Мари Эл республикасынан чакырылган кунак Владимир Глушков сөйләде. Заманында колхоз председателе, күп еллар Сернур районыныӊ авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе булып эшләгән практик галим бу алымныӊ өстенлекләренә тукталды, аныӊ үзенчәлекләре турында бәйнә-бәйнә аӊлатты. Аныӊ чыгышы һәрбер җитәкчедә һәм белгечтә зур кызыксыну уятты. Тимирязев исемендәге хуҗалык рәисе Булат Исрафилов урып-җыю эшләре барышы турында, төрле мөмкинлекләрне кулланып, яӊа техникаларны алу турында сөйләде. Басуда, һәркемнеӊ күз алдында сәгать кебек эшләп баручы яӊартылган СЗП чәчке дә нәкъ менә игенчелекнеӊ материаль-техник базасын яӊарту юнәлешендә алынганын искәртеп узды рәис. Семинарныӊ икенче өлеше «Дуслык» хуҗалыгында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев