Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тормышның төбеннән күтәрелү яки алдан язылган язмыш

Язмышының һич уйламаганда башка борылыш алып, аның бүгенге һөнәренә юл сузуын Радик Шәрифҗанов алдан язылган язмыш дип атый.

Без аны ничек кенә үзгәртергә тырышсак та, ул барыбер үз юлын ала, мин моңа үз мисалымда кат-кат инандым, ди бүгенге көндә туган колхозында армый-талмый хезмәт куючы, Тимирязев җәмгыятенең амбар мөдире Радик Шәрифҗанов.

Чит җирләрдән Нормага күченеп кайткан Шәрифҗановлар, укуында авырлыклар булмасын дип Радикны Балтач урта мәктәбенә укырга бирә. Радик үзенең гадилеге белән тиз арада коллективта үз кешегә әйләнә. Алга китеп шуны әйтим, еллар узгач та укытучылар да, сыйныфташлары да хөрмәт белән карый аңа.

Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган егет документларын педагогия институтына тапшырып кайта һәм беренче сынауда ук төшеп кала.

- Бу Аллаһы Тәгаләдән беренче билге булгандыр. Мин колхозга кайтып эшкә урнаштым. Бригадта да эшләдем, нормировщик хезмәтен дә башкардым, тракторчы да, бухгалтер да булдым. Болар барысы да бүгенге хезмәтемә әзерлек чоры булган икән, чөнки бер генә эшне дә үзен башкарып карамыйча, аның асылына төшенеп булмый, - ди Радик.

Хак сүзләр. Галимҗан Ибраһимовның "Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек" дигән канатлы сүзләре нәкъ менә Радик кебекләр турында әйтеләдер дә инде.

Кайда гына эшләсә дә, егеттә югары белем алу теләге югалмый, КФИны читтән торып тәмамлап, эшкә кайткан елы аның күңелендә аеруча матур хатирәләр белән саклана.

- 1997 ел иде ул. Дипломлы яшь белгеч булу өстенә, шушы елны өйләндем, Кариле амбарына мөдир итеп куйдылар. Ул елны ашлык ишелеп уңды. Бөтен подваллар, печән складлары ашлык белән тулды. Хезмәт юлымның һәм гаилә тормышымның шушындый муллык белән башлануын мин кабат бер билге итеп кабул иттем, - ди инде 20 ел әлеге вазифада хезмәт куйган мөдир.

Ул чактагы колхоз рәисе Сәйдәш Исрафилов егеткә зур өметләр баглый һәм ялгышмый. Радик инде ничә еллар хезмәтен тел-теш тидермәслек итеп алып бара. Баштарак Кариле, Норма амбарларына җитәкчелек итсә, бүген инде Кили амбары да аның җаваплылыгында. Һәр өч амбарда да җаваплы кешеләр булу хезмәтемне бераз җиңеләйтә, дип әйтсә дә, җаваплылык барыбер дә Радик Шәрифҗанов җилкәсендә кала. Зур коллектив белән идарә итү, эшне көйле итеп алып бару, эшчеләр арасында бердәмлек булдыру зур тырышлык сорый. Хезмәт юлын гади эшчедән башлаган Радик исә хезмәткәрләренең күңел халәтен бик тиз аңлый. Һәм әлеге сыйфаты аның хезмәтенә иң зур коралы дияргә кирәк.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250