Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Туфракны туңга сөрүдә алда баручылар һәм артта калучылар билгеле

"Җирне төп эшкәртү, ягъни туңга сөрү елның-елында үз нәтиҗәлелеген дәлилләп килә. Мул уңышның нигезе дә туфракның дөрес технологияләр белән эшкәртелүеннән тора.

Районда хәзерге көндә иң интенсив, нәтиҗәле алымнар белән җир эшкәртүче хуҗалыклар бар. "Алга" - 53%, "Дуслык" - 50% эш башкарырга өлгерде. "Алга"да көн дә - 6, ә "Дуслык"та 5 техника басуларны иңли. Аларда сыйфат ягы да яхшы.

Шул ук вакытта "Борнак"та, "Якты юл"да, "Яңа тормыш"та, "Маяк"та, Тукай һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда туфракны туңга сөрү эше начаррак оештырылган, сүлпәнрәк баралар. "Сорнай" исә соңгы көннәрдә яхшы гына эш күрсәтте", дип бәя бирде район авыл хуҗалыгы азык-төлек идарәсенең баш агрономы Мәсхүт Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250