Уңганнар мактала. Эшлим, яшим дигән кешегә авылда мөмкинлекләр юк түгел. “Дуслык” җәмгыяте моңа ачык мисал
“Дуслык” җәмгыятенең барлык ферма коллективлары да уңган-булган терлекчеләре белән мактала.
Таләпләр үзгә, җаваплылык көчле...
Пор-Көтәш фермасы территориясендәге чисталык, тәртип иң беренче күзгә ташлана. Башкарылган ремонт, төзелеш эшләре дә бихисап, алар “Дуслык” җәмгыятенең үз көче белән эшләнгән. 2015 елда сафка баскан бозаулату абзарын гына алыйк.
– 200 башка исәпләнгән әлеге ферма безнең эшчәнлекнең башлангычы, – дип таныштыра баш зоотехник Геннадий Васильевич Петров. – Беркемгә дә сер түгел, таза бозау алу өчен бик күп хезмәт куярга кирәк. Биредә таләпләр дә үзгә, җаваплылык та көчле. Бозаулату бүлегендә хезмәт куючы Елена Григорьева, Мария Троцианская, Лилия һәм Виктор Михайловлар үз эшләренең осталары. Вакыт белән исәпләшми, булсынга эшлиләр. Баш мал табибы Геннадий Прокопьев та даими шушы фермада дияргә кирәк. Бары уртак тырышлык белән таза бозаулар алына. Күрсәткечләребез яхшы, үлем очраклары аз диясем килә.
Әлеге фермадан тәүлек буе эшчеләр өзелми. Ике сменадан соң, кичке сәгать алтыдан иртәнге алтыга кадәр, Алексей Анисимов төнге каравылда тора.
Юрий Михайлович Степанов берүзе 450 баш тана тәрбияли. Ел башыннан 717 центнер ит җитештергән, ә көнлек артым 785 граммны тәшкил итә.
– Сыер савучыларыбызның да һәрберсе турында бары мактау сүзләре генә әйтеп була. Коллектив тырышып эшли, нәтиҗәләребез дә яхшы. Тәүлегенә 6815 килограмм сөт савыла, 6500е дәүләткә тапшырыла. Мәктәпне тәмамлагач та фермага килгән Римма Романова, Ольга Петрова кебек алдынгы сыер савучыларыбыз яшьрәк буын өчен һәрчак үрнәк булып тора, – ди Пор-Көтәш авылындагы 1200 башка исәпләнгән биш ферма белән җитәкчелек итүче Нина Терентьева.
Нина ханым үзе дә башта сыерлар сауган. “Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” дигән исеме дә бар. Тормыш иптәше белән дүрт ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Өлкәнрәк уллары инде өйләнгән, өченчесе Казанда эшли, кызлары Йошкар-Ола шәһәрендә укый, төпчек уллары үзләре янында, Урта Көшкәт мәктәбендә белем ала.
Германиягә юллама
Пор-Көтәш фермасы коллективы хакында бүген республикада да беләләр. Сыер савучы Анна Федотова танытты аны. Авыл яшьләре арасында узучы “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсында Анна узган ел республика күләмендә җиңү яулады. Ул «Иң яхшы сыер савучы» булып танылды һәм Германиягә юллама белән бүләкләнгән иде, әмма коронавирус сәбәпле, стажировка әлегә кичектерелеп тора.
Районда сыер савучылар ярышында даими катнашучы Анна Урта Көшкәт авылында гомер итә. Гаиләле, тормыш иптәше белән өч егет үстерәләр. Анна белән очрашкач, Германиягә бару турында сорамый кала алмадым.
– Насыйп булса барырбыз. Чит илдәге коллегаларның эше белән танышасы килә. Аннан соң дөнья да күреп кайтыр идек, – диде алдынгы сыер савучы.
Азык цехы үзләрендә
Мул сөт, сәламәт бозау алуда төп фактор – яхшы азык. Ә “Дуслык” хуҗалыгында бу исәптән бернинди проблема юк, чөнки аларның үзләренең азык цехлары бар.
Цех 2019 елда эшли башлаган. Биредә һәрнәрсә программа нигезендә эшләнә. Тәүлегенә 65-70 тонна туклыклы моноазык әзерләнә. Анда бөтен минераль һәм витаминлы өстәмәләр дә җитәрлек. Цех белән элек агроном булып эшләгән Сергей Макаров җитәкчелек итә. Тракторда Александр Прокопьев эшли.
– Тиешле керем алу өчен билгеле, иң беренче ашатуга зур игътибар бирелә. Ул баланслы, макро, микро элементларга бай булырга тиеш. Мул продукция, югары үсеш алу өчен азык граммына хәтле үлчәнеп, тиешле микъдарда бирелә. Азык терлекнең төренә карап билгеләнә, сөт ташлаган сыерларга аерым, таналарга аерым, бозауларга аерым. Тик шунысы бар, азык элеккечә ничек туры килә – бер малга күбрәк, бер малга азрак итеп бүленми, рацион белән ашатырга мөмкинлек бирә, – дип таныштырды баш зоотехник.
Цех җитәкчесе Сергей Макаров Әфган сугышы ветераны да икән әле. Тормыш иптәше Ольга белән өч кыз үстерәләр. Ольга Урта Көшкәт фермасында бозаулар карый. Макаровлар хезмәттә дә, тормышта да үрнәк гаилә. Җәмгыять җитәкчелеге дә алар турында бары мактау сүләре генә әйтте.
Үзе табиб, үзе ферма мөдире
Мал-туар авыруларын диагностикалау, йогышлы авыруларга каршы профилактик чаралар үткәрү, алынган продукциянең хәвефсезлеген тәэмин итү – болар барысы да мал табибы җилкәсендә. Кышмы, җәйме – елның теләсә кайсы фасылында аның һәр минуты – исәптә. Урта Көшкәт фермасының мал табибы Александр Виниаминович Яковлев та ел әйләнәсе хезмәттәге кеше. Аның өстенә ферма мөдире дә әле ул. Иртүк торып, үзенең хуҗалыгында иртәнге эшләрен карагач, фермага юнәлә, маллар янында мәш килә. Терлекчеләргә күрсәтмә биреп, кем беләндер киңәш-табыш итешеп, документлар тутыра.
Мөдир әйтүенчә, коллективтагылар барысы да үз эшләренең осталары. Һәркем иңенә йөкләнгән эшне намус белән башкара.
Башка фермалардан аермалы буларак, Урта Көшкәттә бары бозаулар гына тәрбияләнә икән. Терлекләр үз вакытында тиешенчә ашатылмаса һәм әйбәт тәрбия күрмәсә, яхшы үрчем алып булмаячагы терлекчеләргә яхшы билгеле. Шуңа күрә дә фермада бозауларның авырлыкларын күпмегә арттыруларын төгәл контрольдә тоталар. Людмила Владимирова, Ольга Макарова, Николай Шадров, Ирина Николаева, Алексей Михайлов, Эдуард Папаев кебек тәҗрибәле терлекчеләр коллективтагылар өчен һәрчак үрнәк.
– Тырышып эшләгәч, хезмәт хакын да лаеклы алабыз. Шунысы сөендерә, – диләр егет-кызлар.
“Кызлар турында күбрәк языгыз”
Сала Көшкәт фермасында эш ике сменада оештырылган. Без килгәндә ферма мөдире Людмила Трофимова белән орлыкландыру технологы Александр Иванов көнлек эшләр турында фикерләшә иде. Пор-Көтәш фермасында лаборант булып эшләгән Людмила өч ел элек Сала Көшкәткә мөдир итеп билгеләнгән.
– Коллективыбыз дус, тату. Бер-беребезне аңлап эшлибез, – ди Людмила.
Орлыкландыру технологы Александр да коллективның бердәм булуын әйтеп узды. Александр элек комбайнда эшләгән, ферма мөдире дә булып торган. Эшчәнлеге белән якыннанрак таныштыруны сорагач, мин кечкенә кеше, әнә кызлар турында күбрәк языгыз, дип сөйләшүдән качты ул. Әмма аның эшчәнлеге хакында җәмгыять бухгалтериясендә бары мактап телгә алдылар.
“Раиса Айдаева яшь кадрларның берсе, бик тырышып эшли. Ирина белән Юрий Смирновлар гаиләсе дә мактаулылар рәтендә. Тамара Тихонова үз эшенә бирелгән терлекчеләребезнең берсе. Пенсия яшенә якынлашса да, кызларга биргесез Зинаида Игнатьева исеме дә мактаулылар исемлегендә”, дип таныштырды ферма мөдире.
Ферма биналарына берничә ел элек капиталь ремонт ясалган булган, калган елларда исә барлык абзарларга да косметик ремонт үткәргәннәр. Территория юлларына да зур игътибар бирелә, күп җиргә диярлек вак таш җәйгәннәр.
Төзелешләр туктап тормый
Түнтәр фермасы безне зур төзелеш белән каршы алды. Биредә 400 башка исәпләнгән ферма төзи башлаганнар.
– “Дуслык” җәмгыятенең үз көче белән төзелә, – диде ферма мөдире яңа объект белән таныштырган вакытта.
Илшат Фәйзрахманов ферма белән икенче елын җитәкчелек итә икән. Башта тракторда эшләгән. Җитәкчелек дилбегәсен Ришат Гыйматдиновтан кабул итеп алган булган.
Без сөйләшеп торган арада яныбыздан узып китүче бер абзый кемнәр булуыбыз, нәрсәләр язуыбыз турында кызыксынды. Гомере буе тракторда эшләп, сәламәтлеге начараю нәтиҗәсендә бүгенге көндә төрле эштә эшләүче Ринат Нурзадин икән үзе. Нинди максатларда килүебезне белгәч, эшләгән кешене, әлбәттә, язарга кирәк, диде. Ә “Дуслык” җәмгыяте Ринат абый кебек механизаторлары белән дә, терлекчеләре белән дә лаеклы горурлана ала.
Сыер савучылар Мәдинә Корбангалиева, Рания Шәфигуллина, Рәмзия Корбангалиева, Раушан Кадыйров, озак еллар алдынгылар слетында катнашкан терлекче Хәбир Шәрәфиев, Зиннур Хәйруллин, атлар тәрбияләүче Җәмил Корбангалиевның хезмәтләре җитәкчелек тарафыннан югары бәяләнә.
Армиядән кайткач та фермага лаборант булып эшкә килгән Нәзир Ибраһимов белән эш урынында очраштык.
– Башка яшьтәшләрең кебек Казанга китәсе итмәдеңме? – дим егеткә.
– Туган авылыңда эшләү, үз йортыңда яшәү, вакытында лаеклы хезмәт хакы алу күпкә отышлы, миңа калса. Читтә безне кем көтә әле? – диде Нәзир.
Дөрес фикер. Ә эшлим, яшим дигән кешегә авылда мөмкинлекләр юк түгел. “Дуслык” җәмгыяте моңа ачык мисал.
Саннар үзе сөйли:
– Ел башыннан 53390 центнер сөт;
– 3238 центнер ит җитештерелгән.
– Бүгенге көндә дәүләткә көндәлек 192 центнер сөт сатыла.
– Быел 943 бозау, 20 колын туган.
– Хуҗалык кассасына бу чорда 175 млн. 100 мең сум акча кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев