Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яхшы кәеф белән кайтсаң икән... (+фоторепортаж)

ЭШКӘ ГӨЛЛӘР КЕБЕК ЙӨРИЛӘР

Арбор ягы - үзгә як, табигате искиткеч, халкы әйтеп бетергесез гади, ихлас, диләр. Чыннан да, шулай икән. Моңа өстәп зәвыклы да әле алар дип өстәр идем. Ферма кызларын гына алыйк, маллар арасында эшлибез, ярамаган тагын димиләр, эшкә матур киенеп йөриләр. Ул Нурҗиһан апа белән Фирая апаны әйтеп-тасвирлап бетерә торган гына түгел, озак еллар нәтиҗәле эшләп, гел макталып, фотога төшәргә дә өйрәнеп беткәннәр, җитмешенче елларда "Социалистик Татарстан"га (хәзерге "Ватаным...") да төшерделәр безне, ул газетаны әле дә булса кадерләп саклыйбыз, ди алар эшләгән елларының эзсез югалмавына сөенеп. Әлеге апалар хезмәт куйган симертү фермасын Айдар Галләмов җитәкли. Айдар Миңнехан улы Чавал авыл хуҗалыгы техникумын тәмамласа да, хезмәт юлын колхоздан башламый, Чепьядагы заманында данлыклы, акчалы газ кертү оешмасы - ПМКга эшкә керә. Ләкин, ни кызганыч, соңгы елларда әлеге оешма ябылу сәбәпле, юллар Айдар әфәндене туган авылына илтә. Җитәкчелек аны шунда ук ферма мөдире итеп билгели. Өч ел инде менә Айдар Галләмов "Арбор" җәмгыяте фермасы җитештерүчәнлегенә җаваплы. "Яңа завферма килгәч, эшләр уңайга киттеме, әллә киресенчәме?" дип шаярту катыш кызыксынам зоотехниклары Рәис Гариповтан.

- Алга китеш бар, - ди белгеч сүзләремне җитди кабул итеп. - Сөт савып алу артты, артым да 750дән 800 граммга кадәр үсте.

Әлеге фермада барлыгы 13 кеше эшли. Без килгәндә күбесе иртәнге эшләрен тәмамлап кайтып киткән, уңганлыгы белән макталган Хәммәтзакир абый гына малларга азык салып йөри. "Олыгаялар инде, - ди көрсенеп Рәис. - Пенсиягә чыгу белән китәбез, диләр. Эшләргә бик җайлы, булдыклы кешеләр дә бит, сәламәтлекләре какшау шул..."
Җәмгыятьтә инде үзе 2002нче елдан бирле эшли, башта селекционер булган, 2007 елдан зоотехник. Рәис үзеннән чыгып кына да әйтә ала, - хуҗалыгында 10 баш сыер асрый, тормыш иптәше авылда балалар бакчасы мөдире, 2 бала үстерәләр. Дәүләт программасы нигезендә ике катлы йорт җиткергәннәр.

- Иртәнге сәгать 4тә торып, мал-туарны карыйбыз. Сыерларны савым аппараты белән хатыным сава. Җәмгыять малларга азыкны җитәрлек биреп тора, сөтне дә үзе җыя, - ди яшь белгеч.

Менә бит, өлгер кеше тормышын да гөрләтә, җаваплы эшен дә җәһәт кенә алып бара.

КОЛХОЗ ЭШЕ... ГАИЛӘДӘН ӨСТЕН

Арборга барган көн гаҗәеп матур, кояшлы иде. Нурислам абый Хәлиуллин (рәсемдә) да терлекче йорты алдындагы диванга чыгып утырган (өендәге йомшак кәнәфи, иске диваннарны чыгарып атмый Арбор халкы, фермага ташый), кулында гәҗит, дөнья хәлләре белән таныша. Бераз ял итеп алуы терлекче абзыйның. Таналар, үгезләр карый ул, малкайлары - кардада...

- 1975 елда эшли башлаган идем, шуннан бирле монда инде - ди Нурислам абый. Армиягә барып, Германия җирләрендә хезмәт итеп кайткан егетне колхозга ягулык салу станциясенә алалар. Аннан хезмәтен терлекчелектә дәвам итә. Лаеклы ялда булсам да, эшлим, өйдә нишләп ятмак кирәк, ди ул җәмгыять эшен гаилә корудан да өстен күрүен танып. Фермадагы баштагы авыр хезмәт үзенекен иткән, тәҗрибәле терлекчеләрнең сәламәтлекләре мактанырлык түгел, бер-бер артлы операция кичергәннәр дә бар. Ләкин алар һич кенә дә зарланмый, күңелләре көр, йөзләре шат. Беләләр шул алар яхшы кәефнең дә сәламәтлек чыганагы икәнлеген.

ӘРМӘН ДУСЛАР ФЕРМА САЛА

Арбор авылында тагын бер ферма бар, анысы инде заманча - комплекс дип йөртелә. Биредә өч торак - бозаулату бүлеге, ике савым абзары. Комплекста һәммәсе 465 сыер исәпләнә. Хәзерге вакытта биредә ремонт бара, Балтачтан әрмән дусларны чакыртканнар, егетләр түбәләрне алыштыра, хәзер биредәге ачык түшәмнән абзар эченә яктылык сирпелә, ут яндырып, электр кулланасы да юк. Пластик тәрәзәләр куялар, стеналарны штукатурлыйлар. Комплекс белән Николай Понуркин җитәкчелек итә. Чепьядан кадәр килеп эшли. Бирегә килгәнче "Чепья Сельхозтехникасы"нда эшләгән булган. Ул оешма ябылгач, хезмәтен терлекчелеккә багышлаган. Гаиләле, тормыш иптәше Чепья урта мәктәбендә директор урынбасары, ике бала үстергәннәр. Уллары Станислав мәктәптә имтиханнарны 100 баллга тапшырып, медицина университетын да Кызыл дипломга бетергән. Һөнәре буенча хирург. Исәбе районга эшкә кайту икән. Бирсен Ходай, туган ягыңа кайтып, халкыңа игелек кылудан да зур игелек юк, өстәвенә, мәктәптә үк белемгә омтылган, күз алдында үскән, ышанып-таянып булырдай белгечләр безгә бик кирәк. Темадан читкә китеп булса да, Николай әфәнде улы белән горурланып алды. Мин дә, читкә китеп, отпуск-яллар биреләме дип сорап куйдым. Николай әфәнде елмаеп ук җибәрде. Хәер, ник сорап торам соң, беләм бит инде кызу эш чорында ял итә алмаганнарын... Ничек тә күбрәк сөт савып алырга, ит җитештерергә кирәк. Әз генә тукталыш булуга күрсәткечләр чигенергә мөмкин бит.

ФИРДӘВЕС АПАГА ЯЛ ЭЛӘККӘН

Ә менә Фирдәвес апа Галиевага чираттагы ялын биргәннәр.

- 50 яшем тулды, юбилей үткәрәсем булды, шуңа бирделәр, - ди ул елмаеп.

Терлекче ханым симертү группасында эшли. Эш шартларыннан зарланмый. "Хәзер була инде, башта эчертергә суны да чиләк белән ташыйсы иде бит, хәзер автопоилка бар, җайлы", ди ул.

Фирдәвес ханым килен кеше, 1993 елда Арбор егетенә кияүгә чыга. Балалары үскәндә бригадада эшләп тора, аннан фермага күчә. Иптәше белән өч бала үстергәннәр, олы уллары пешекчелеккә укыган, Казандагы япон кафеларының берсендә сушилар ясау остасы. Икенче уллары башкала филиалларының берсендә эшли. Ә кечкенә уллары 3 нче сыйныфны тәмамлаган. Кыз көтә-көтә өч лачынга гомер биргән ана уллы тормышыннан бик канәгать, хезмәтен дә яратып башкара.
АВЫЛ - КӘЕФ ЧЫГАНАГЫ

Телетапшыруларда чит илләрне күрсәткән булалар, имеш, велосипедта гына йөриләр. Әллә кая барасы юк, Арборда да шул ук хәл. Эшкә барганда-кайтканда да велосипед, кибеткә сугылыйм дисәләр дә шуннан башка булмый. Әнә, Нурҗиһан апа да заманында 64 сумга әнисе алып биргән велосипедка атланып кайтып китте. Гүзәл табигате, күркәм кешеләре, чын авыл сулышы белән әсир иткән Арбордан аерыласы килмичә генә без дә кузгалдык. Әлбәттә инде, велосипедка атланып түгел, хуҗабызның яхшы машинасына утырып... Арбор хезмәтчәннәреннән алган уңай энергия, соклану хисләре юл буе озата барды. Һәр барган җирдән дә шундый яхшы кәеф белән кайтсаң икән ул...
Терлекчеләр (сулдан уңга): Хәммәтзакир Низамов, Фирая Әхмәтҗанова, Нурҗиһан Вафина һәм ферма мөдире Айдар Галләмов (уңнан икенче).
Зоотехник Рәис Гарипов (сулда), ферма мөдире Николай Понуркин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250