Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Бу сүзләр нәкъ тә Яңгул авылында яшәүче Раушан абый хакындадыр.
Кечкенәдән транспорт җене кагыла аңа. Әтисе Габделхәй абый гомере буе механизатор булып эшли, тирә-якта аның турында тимер хирургы дигән сүзләр йөри. Үзенең һөнәрен дүрт улына да өйрәтә ул, алар һәрберсе хезмәт юлларын...
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Бу сүзләр нәкъ тә Яңгул авылында яшәүче Раушан абый хакындадыр.
Кечкенәдән транспорт җене кагыла аңа. Әтисе Габделхәй абый гомере буе механизатор булып эшли, тирә-якта аның турында тимер хирургы дигән сүзләр йөри. Үзенең һөнәрен дүрт улына да өйрәтә ул, алар һәрберсе хезмәт юлларын "Яңа тормыш" җәмгыятендә шофер, тракторчыт булып башлыйлар. Сүземне Раушан абыйдан башлаган идем, аның турында күпләп сөйләп булыр иде. Мәктәпне бетергәч, армия сафларында хезмәт итә, аннан кайткач, "Сельхозтехника"да, соңрак ветстанциядә эшлп ала, әмма туган колхоз үзенә тарта. Инде шул кайтуыннан ул 31 ел "Яңа тормыш"ның алыштыргысыз шоферы булып үхезмәт куя. Баштарак "Зил" һәм "КамАЗ" машиналарын иярләсә, 21 ел инде автобус йөртә. Аның хакта бары мактау сүзләре генә ишетелә. Ул үзенең эшенә нык бирелгән, яратып башкаручы, үз эшенең чын остасы. Машинасы һәрвакыт каралган, төзек, чиста булыр аның. Эшләү дәверендә беркайчан да юлда ватылып калганы, юлда күңелсез хәлләргә тарыганы юк.Хезмәтендә яхшы шофер булса, гаиләсендә дә чын , уңган хуҗа ул. Нинди генә эшкә тотынса да, ялт иттереп эшли, тимерне төя, агачны коеп куя, ташка жан өрә, диләр аның турында. Тормыш иптәше Сәлимә апа белән ике кыз үстереп, тормыш юлына озатканнар, бүгенге көндә ике оныкларының бик тә кадерле дәү әтисе, дәү әнисе булып яшиләр. Раушан абыйның тормышка, үз-үзенә таләпчәнлеге, актив тормыш позициясе якыннары өчен һәрчак үрнәк булып тора.
Сентябрь аенда егетләрдәй җитез Раушан абыйга 55 яшь тулган. Әллә махсус, әллә очраклы, нәкъ шул көннәрдә яңа автобус кайтарып сөендергәннәр.
«Яңа тормыш» җәмгыяте эшләгән кешенең хезмәтен күрә, хөрмәтли белә. Бәйрәмнәрдә табын әзерләп кунак итә, уңганнарны бүләкли. Раушан абыйны да җәмгыятнең Рәхмәт хаты беләк бүләкләгәннәр. Шулай ук озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле, намуслы хезмәте өчен районның һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсәнең Мактау таныклыгы белән дә хөрмәтләгәннәр. Аның таләпчәнлеге, актив тормыш позициясе һәм уңышларга ышануы янындагы кешеләргә үрнәк булып тора.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев