Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ындыр табагында... урак өсте

Һәммәсен алдан хәзерләп куярга, барысына 100 процент хәзерлек белән керешергә күнеккән "Татарстан" җәмгыятенең амбар хуҗалыгын урак өстенә тулысынча әзер дисәң дә була.

"Орлык складларын агулап чыгасы гына калды, - ди биредә 22нче сезонын каршы алучы мөдир Иңгел Мөхәммәтҗанов. - Сортлар белән эшләүче хуҗалык булгач, бездә хәзер ел әйләнәсе эш бара. Язгы кыр эшләре тәмамлангач, ике ай тирәсе бушрак вакыт була, шул чорда беренче көненнән үк техникаларны, киптергечләрне ремонтлый башлыйбыз. Запас частьларга кытлык та, тоткарлык та юк, җитәкчеләр эшләргә мөмкинлек тудыра. Быел да бер Воронеждан гына 270 меңлек өр-яңа запас частьлар кайтарылды, барысы өч йөз меңлек кирәк-ярак алганбыздыр инде. Эшләүчеләребез дә бик тәҗрибәле: минем белән бер көнне үк эшли башлаган өлкән машинист Шамил Сибәгатуллин, машинистлар Илшат Фатыйхов, Рәсим Мөбарәкшин, Руслан Идиятуллин, Радик Бариев, Илһам Фатыйхов, Зөлфәт Латыйпов, быел лаеклы ялга киткән Рәшит Мөхәммәтов, шоферлар Фәнил Зыятдинов, Юрий Иванов, тегермәнче Илнур Дәүләтшин, эретеп ябыштыручы Габделхәй Гарифуллин, үлчәүдә эшләүче Динара Галиеваларның һәркайсы турында озаклап мактап сөйләргә булыр иде". Дүрт КЗСы, бер АВМы, өч заманча киптергече булган бу тырыш коллектив көненә 2500-3000 центнер ашлыкны кабул итәргә, урнаштырырга сәләтле.
Үзләре шаярткандай, инде ашлыкларның вакытында өлгерүен көтәсе генә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250