Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Зур җиңү белән!

«Татарстан» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Айнур Нотфуллинга.

Хѳрмәтле Айнур Рамилевич!

«Татарстан» җәмгыяте хезмәтчәннәре үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән, район тарихында беренче тапкыр тәүлегенә 50 тонна тулаем сөт савуга ирештеләр. Җәмгыятьнең район терлекчелеге үсешенә керткән өлеше зур һәм сез, заманча терлекчелек комплексы төзеп, алдынгы технологияләрне кулланып югары уңышларга ирешүдә күпләргә үрнәк булып торасыз. 

Хөрмәтле «Татарстан» җәмгыяте хезмәткәрләре! Татарстан Республикасы һәм Балтач районы агросәнәгать комплексы үсешенә керткән лаеклы өлешегез, бу өлкәдә башкарган намуслы хезмәтегез ѳчен олы рәхмәтемне белдерәм! Сезнең һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек һәм яңа биеклекләргә ирешүдә уңышлар телим! 

Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Татарстан» җәмгыяте сөт саву