Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

2022 елда Татарстанда «Экология» милли проекты кысаларында 162 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алыначак

Министр урынбасары сүзләренә караганда, 2019-2021 елларда «Экология» милли проекты буенча 164 берәмлек урман-культура, урман-янгын техникасы һәм 649 берәмлек җиһаз сатып алынган.

2022 елда Татарстанда «Экология» милли проектының «урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында 162 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алыначак. Болар - 9 берәмлек "Беларус-82.1" тракторы,7 берәмлек ЛКТ-4П ярымприцеплары һәм 146 берәмлек "Колесов кылычлары".

"Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә без ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең техника паркын үз вакытында яңарта алабыз, - ди ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров. – «Беларус-82.1» тракторлары янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны сузганда һәм яңартканда, урман культуралары өчен туфрак әзерләгәндә, саклагыч урман утыртмалары салганда файдаланылачак. Янгын ярымприцеплары урман фонды белән чикләнгән җирләрдә янгын очраклары ачыкланган очракта алыштыргысыз булачак".

Министр урынбасары сүзләренә караганда, 2019-2021 елларда «Экология» милли проекты буенча 164 берәмлек урман-культура, урман-янгын техникасы һәм 649 берәмлек җиһаз сатып алынган.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Белешмә өчен. «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда гамәлгә ашырыла башлады. Аның төп максаты - 2024 елга кадәр киселгән урманнарны яңадан торгызу балансын 100% ка тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен 2 максатчан индикатор билгеләнгән: "урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына чагыштырмасы, %" һәм "урман янгыннарыннан зыян, млн.сум".

Чыганак: minleshoz.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милли проект

erid: 2Vtzqv1AZW9