Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Абруйлы исемнәре - тырыш хезмәт җимешләре

26 сентябрь көнне Балтачыбыз күренекле кешеләренең берсе булган Рәшит Әхмәди улы Әүхәдиев белән хушлашты. Кеше китә, җыры кала диләр. Ә барлык гомерен районыбызга багышлаган бу шәхесебезнең җыр урынына бик матур эшләре калды. 1939 елда Таузар авылында дөньяга килгән Рәшит абыйның бөтен кылган гамәлләре районыбыз белән бәйле булды. Кенә мәктәбен тәмамлаган...

26 сентябрь көнне Балтачыбыз күренекле кешеләренең берсе булган Рәшит Әхмәди улы Әүхәдиев белән хушлашты. Кеше китә, җыры кала диләр. Ә барлык гомерен районыбызга багышлаган бу шәхесебезнең җыр урынына бик матур эшләре калды.
1939 елда Таузар авылында дөньяга килгән Рәшит абыйның бөтен кылган гамәлләре районыбыз белән бәйле булды. Кенә мәктәбен тәмамлаган егет хезмәт юлын Калинин исемендәге колхозда башлап җибәрә. Гади механизатордан башлап, сәүдә өлкәсендә сикәлтәле юллар үтеп, Балтач промкомбинатының Карадуган цехында план-җитештерү бүлеге башлыгы дәрәҗәсенә үсә. Аннан соң инде аның тормышы тулысынча районыбыз промышленносте белән бәйләнә. Чепья үргән әйберләр фабрикасы директоры, аннан Балтач коммуналь-төзекләндерү предприятиесе директоры. 1971 елдан башлап лаеклы ялга киткәнче аның бөтен тормышы шушы предприятие белән бәйле булды. Шушы оешмага җитәкчелек итү чорында ул үзен тырыш, булдыклы җитәкче итеп танытты. Аның кул астында, иңгә-иң торып, торак участогы башлыгы булып 9 ел эшләү дәверендә, ул минем күңелемдә халык гозерен аңлаучы, аларны вакытында үтәргә тырышучы кеше буларак исемдә калды. Төзелеш өлкәсендә, күп нәрсәгә өйрәтеп калдырды ул мине. Илебезнең нинди генә авыр чорларын кичерергә туры килмәде аңа. Тырышты, тырмашты, барыбер үз дигәненә иреште. Балтачыбызны төзекләндерүгә, аны матурлауга аның бихисап хезмәте керде. Ул замандагы күп эшләрнең башлангычында торганга күрәдер дә аңы күп кеше "Пионер" буларак белә иде. Ай-яй четерекле заманнар иде, бит. Көчле партия заманы. Барысына да өлгерергә кирәк. Ватык җирләрне төзәтү, квартирларга ремонт ясату, котельныйларны сезонга әзерләп, күмер белән тәэмин итеп "без перебоя" эшләтү, яңа су башнялары эшләтү, районыбызны чүп-чардан чистарту, ут-су белән тәэмин итү, колхозлар өчен печән, кычыткан, яфрак әзерләп бирү, бәрәңге алу планын үтәү - тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләр барысы да предприятие өстендә булды ул заманда. Аның өстенә даими рәвештә материаль-техник базаны ныгыту өчен зур хезмәт куйды. Күпме йокысыз үткәргән көннәр, бәйрәмсез эш сәгатьләре.... Шуңадыр да инде, ул район халкының тирән рәхмәтен һәм ихтирамын казанган шәхес булды. Инде ул эшләгән предприятие хәзер идарә буларак халыкка хезмәт күрсәтә. Фидакарь хезмәте дә аның югары бәяләнде. Республика министрлыгының, район җитәкчелегенең күпсанлы Мактау кәгазьләре, "Социалистик ярыш җиңүчесе һәм ударнигы" билгеләре, "Татарстанның атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре" дигән абруйлы исемнәре - тырыш хезмәт җимешләре. Нишлисең бит, үлемнән беребез дә кала алмый. 77 яшь әле яшь тә түгел кебек... Ләкин, рәхимсез авыру аны бездән алып китте. Әлеге язмам аның рухына изге дога булып ирешсен иде. Кадерле остазым, авыр туфрагың җиңел булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250