Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Африка чумасына юл куймыйк

Нурлат районы Сосновка авылындагы бер шәхси хуҗалыкта үлгән терлекне тикшерү барышында, Африка чумасына тестлар уңай нәтиҗә күрсәткән иде. Фаразлар буенча, Африка чумасыннан үлгән дуңгызга чир кабан дуңгызыннан йоккан булырга мөмкин.

Шуңа да ТРның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе аучылар һәм урманга йөрүчеләр өчен шундый мәгълүмат җиткерә: әгәр дә урманда үле кабан дуңгызына тап булсагыз, бу хакта кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк. Телефоннары: 2-59-57. Шулай ук барлык саклану чараларын күрү дә зарур: дуңгызларга читтән кертелгән азыкны ашатмау, Россиянең башка төбәкләреннән китерелгән яшь дуңгызларны сатып алмау, алган очракта да тиешле бөтен документларын кат-кат тикшерү, хайваннарның мәетләрен юл кырыйларына, чүплекләргә ташламау һәм башкалар. Бары әлеге таләпләр үтәлгәндә генә районыбызга Африка чумасы үтеп керә алмаячак. Әлеге чир бик җитди. Аннан дәвалау чарасы юк. 95-100 процент очракта ул үлем белән тәмамлана. Гадәттә, бу вирусны йоктырган дуңгыз 3-4 көн эчендә үлә. Африка чумасы белән йогышланган дуңгызда клиник билгеләр 2-22 тәүлек арасында сизелә башларга мөмкин. Чирнең беренче билгеләре - дуңгызның тән температурасы 41-42 градуска кадәр күтәрелү. Африка чумасы белән авырган дуңгызның сулышы ешая, тәне тимгел-тимгел кызара, кызыл сипкелләр күренә. Тәненең төрле урыннарында шәмәхә төстәге таплар пәйда була.
Фото: eveningkiev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250