Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Аграр көллият студентлары «Минем профессиям – минем киләчәгем» республика конкурсында җиңү яулады (+фото)

Егетләрне һәм аларның укытучылары Рәйхан Низамовны чираттагы җиңүләре белән ихластан котлыйбыз.

Аграр көллиятнең Нормадагы филиалы студентлары елның-елында Актаныш политехник техникумында үтә торган "Минем профессиям – минем киләчәгем" республика  конкурсында катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешеп  киләләр.

- 16 декабрьдә үткән беренче этапны уңышлы узып, егетләр 21 декабрь көнне узучы икенче этапка чакыру алдылар. Филиалда укуларына гына карамастан, республикадагы Актаныш, Сарман ресурс үзәкләрендә белем алучы егетләр белән тигез дәрәҗәдә көч сынашып, Рөстәм Хафизов, Дәниф Гарифуллин, Нурсил Закирҗанов “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә "Яхшы профессионаллар" номинациясендә җиңү яулады,  – ди җитәкчеләре Рәйхан Низамов.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Дүртенче курста белем алучы әлеге егетләрнең уку дәверендә алган белемнәрен республикакүләм конкурсларда файдаланып, матур нәтиҗәләргә ирешүе олы мактауга лаек. Егетләрне һәм аларның укытучылары Рәйхан Низамовны чираттагы җиңүләре белән ихластан котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9