Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Агу-химикатларны дөрес саклау турында, белгеч киңәше

Авыл хуҗалыгы шундый тармак инде ул - уңыш өчен ел буе эш алып барыла. Хуҗалыклар көзге чәчүгә чәчүлек орлыкларны агулау, минераль ашлама туплау белән мәшгуль.

Ашламаларны химия продукциясе икәнлеген истән чыгармыйча, аларны тиешле дәрәҗәдә саклауны оештыру зарури. Беренче чиратта аларны поддоннарга урнаштыру, ашламаларның төренә карап, штабельләрнең биеклеген арттырмау кирәк. Шулай ук ашламалар санитария нормативларына, һәм таләпләренә җавап бирерлек складларга урнаштырыла. Ул складларда орлык өчен салынган ашлык та, фураж максатында тупланган бөртек тә, техника да, төзелеш материаллары да булырга тиеш түгел.

Соңгы елларда хуҗалыклар ел дәвамында кайтарылган ашламаларны һәм химикатларны кулланып бетерергә тырышалар. Ләкин һава шартлары һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә, кайбер химикатлар хуҗалык складларында кала. Шуны онытмаска иде, һәр төр химикатның үзенең саклану температурасы бар.Әгәр артык салкында торса, аларның тәэсире, нәтиҗәсе кими һәм аларны лабораториядә тикшермичә куллану рөхсәт ителми. Урыннардагы белгечләр югарыда әйтелгәннәрне истән чыгармасыннар иде.

Р.Низамиев,
"Россельхознадзор"ның җир күзәтчелеге
бүлеге дәүләт инспекторы.
Фото: http://udobreniya.info/promyshlennye/ammofoska/

erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2VtzqwTSgT9