«Активист» басулары гөрли (+фоторепортаж)
Юк, техника тавышыннан гына түгел, ә биредә эшләүчеләрнең эшкә янып торуыннан, үз хуҗалыклары өчен тырышуларыннан
Кыш көне «Активист» хуҗалыгында булып, яшьләр белән аралашканнан соң, аларның авылда калыр өчен җан атып торганнарын күреп аптыраган да, сокланган да идек. Менә биш айдан янә әлеге хуҗалыкка барып, биредә терлек азыгы әзерләгән чорга туры килдек.
– Басуга сәгать 5тә чыгабыз. Башта терлекләргә яшел масса кайта, аннан инде сенаж туплауга керешәбез. Техникалар тик тормый, һәркем үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкара. Күпьеллык үләннәрне «Магдон» комбайны белән Игорь Соловьев, яңа алынган трактор һәм печән чапкыч белән Андрей Колесников уралар. Бүгенге көндә Андрей печән әзерләү эшендә. Башта чаба, аннан үзе пресслый. Быел ул хуҗалыкның кыр батыры да булып танылды, –дип мактады Шамил Газизов.
Кышлыкта килгән вакытта ук Андрей Колесников җитәкчебездән яңа трактор сорады, быел кайтачак инде. Бик тырыш, уңган егет ул Андрей. Нинди генә эшне дә намус белән, тырышып башкара, дип сөйләп үткәннәр иде идарәдә. Ышандырылган трактор кайткан, беренче елын язгы чәчүдә дә катнашкан, кукуруз чәчкән.
– Эшемне бик яратам мин, – дип сүзен башлады Андрей.– Хуҗалыкта 2010 елдан эшлим. «МТЗ-82» тракторында йөрдем, быел ул трактор белән язгы кыр эшләрендә дә катнаштым, аннан инде яңасы кайтты.
Техникага тартылуының сәбәбен сорагач, абыйдан килгән мәхәббәт ул, диде Андрей. Абыйсы Алексей Колесников хуҗалыкта егерме елдан артык эшли. Башта «Т-40», «МТЗ-80», «ГАЗ-53» техникаларында йөрсә, соңгы 7 елда «КамАЗ»да ул. Алексей әфәндене дә эшнең рәтен белеп, җиренә җиткереп башкара, техникасын карап кына тора, дип мактадылар. Аның әтисе Владимир әфәнде дә гомер буе шофер булып эшләп, узган ел гына лаеклы ялга туктаган. Димәк, Колесниковларның буыннан-буынга бара торган үрнәк хезмәт нәтиҗәсе бу.
Әтиле-уллы эшләүче Рафис-Илнар Сафиуллиннар, Валерий-Игорь Соловьевлар да хуҗалыкның ныклы тоткалары. Тракторда хезмәт куючы Рафис һәм Валерий әфәнделәр озак еллар тырышып хезмәт куюлары белән улларына да үрнәк булып торалар. Кечкенәдән әтиләре белән техника арасында кайнашып үскән егетләр бүгенге көндә инде үзләре эшнең рәтен белеп башкаручы механизаторлар. «Магдон» комбайнында эшләүче Игорь Соловьев бүгенге көндә Казан дәүләт аграр университетының магистратурасында белем ала. Киләчәктә хуҗалыкка эшкә кайтачак белгеч ул. – Дүртенче сезон инде җәйге практикамны «Активист»та үтәм. Укыган чакта безгә теория бирәләр, ә биредә без эшләп карый алабыз, – ди Игорь.
Андрей да, Игорь да яшьләр, ләкин калага китү теләге белән янмыйлар. Биредә алар кебекләр бик күп. Туган җирләрендә яшәп, шушында эшләүдән ямь табулары нәрсәгә бәйле булу белән кызыксындым. – Казан бөкеләрендә утырганчы, эшкә бертоткарлыксыз килеп җитәсең, андагы төтенне сулаганчы, биредә чип-чиста табигать кочагында эшлисең. Хезмәт хаклары бик әйбәт, печәне, саламы, ашлыгы бирелә. Махсус программа ярдәмендә йорт салып чыгып була. Мондый мөмкинлекләр безне тагын кайда көтә, диләр яшьләр?!
«Полесье» комбайнында эшләүче Рудольф Изергин һәм Андрей Максютов та хуҗалыкның алдынгы механизаторлары. Күп еллардан бирле үзләренең тырыш хезмәтләре белән мактаулы алар.
Эшләреннән бүлеп, Анд-рей әфәнде белән аралашып та алдык. – 1999 елдан «ДОН» комбайнында үземнең хезмәт юлымны башлап җибәрдем. Әлеге «Полесье»да унынчы елымны эшлим, – дип таныштырып үтте ул хезмәт юлы белән. Ул арада янәшәбезгә Рудольф Изергин да килде.
– Язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыга алдык. Терлек азыгы узган елгы белән чагыштыра торган түгел, бик шәп. Узган ел басуга керәсе, эшлисе килмәсә, быел рәхәтләнеп эшлибез. Игеннәр дә шушылай шаулап уңса иде, – диләр комбайнчылар. Чыннан да, эшләреннән тәм табып эшләүләре күренеп тора биредәгеләрнең.
Комбайннар янәшәсенә кечкенә бочкалар куелган, анда «Фербак-Сил» консерванты салынган. Сенажны басудан ук консервантлап кайтару ысулын берничә ел кулланабыз инде. Алай эшләгәндә азык бозылмый, бик яхшы саклана, ди Шамил Газизов.
– Терлек азыгын басудан ташып торучы «КамАЗ» шоферлары әтиле-уллы Реваль һәм Ринат Волковлар, Алексей Колесников, «МТЗ-1221» тракторы механизаторлары Петр Романов, Валерий Соловьев, Евгений Васильевны алны-ялны белми эшләүче тырыш хезмәткәрләр, – дип таныштырып үтте Шамил Камилович. Бүгенге көндә Дорга һәм Улисьялда берәр траншеялары тулган инде хуҗалыкның. Өченчесен Улисьял авылында салалар. Анда таптап тору эшләре Иван Изергин, Игорь Иванов һәм Максим Шакаевка йөкләнгән. Кайткан азыкны амбар мөдире Антонида Шамова үлчәп, теркәп бара.
– Быел азык күп, күпьеллык үләннәр куе булып үсте. Моннан соң тагын бер басу калып килә, шуның белән беренче кат сенажны туплап бетерәбез. Дөрес, Мари ягыннан җирләр белештек, анда да китеп эшләячәкбез әле. Көннәр әйбәт торса, икенче, хәтта өченче кат укосларны да алырбыз дип планлаштырабыз. Сенаждан туктап торган арада печәнне эшләп алырга исәп. 231 гектарлы басуның печәнен хуҗалыкта эшләүчеләргә һәм пенсионерларга дип әзерлибез. Хуҗалык терлекләренә күп кирәкми, иң мөһиме халыкка җитәрлек булсын дип тырышабыз, – ди Шамил Газизов.
Шамил абый үзе әлеге хуҗалыкта 1979 елдан бирле эшли икән. Башта ветфельдшер буларак хезмәт куйган, аннан терлек азыгы әзерли торган «КСК» комбайнында эшләгән, баш зоотехник булып эшләргә дә туры килгән һәм соңгы өч елда ул бригадир вазыйфасын башкара. Мондый шәхесне әлеге эшкә куюлары бик отышлы булган. Механизатор булып эшләве белән ул үзе дә азык әзерләүчеләрнең эшенә төшенә, икенчедән, зоотехник буларак, терлекләргә азыкның нинди вакытта файдалы булып, мул сөт бирәчәген дә яхшы белә.
«Активист»ка килеп, биредә эшләүчеләр белән аралашкан саен аларның туган җирләренә булган мәхәббәтләре, тырышлыклары сокландыра мине. Хуҗалыкның киләчәге өчен мөһим төп факторлар да шулар бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев