«Активист» күмәк хуҗалыгы хезмәтчәннәренә премияләр тапшырылды (фото)
«Активист» җәмгыятендә хезмәт куючы Федоровлар гаиләсе династиясен аерым билгеләп узасы килә.
Агросәнәгать комплексы һөнәри берләшмәсенең район комитеты да авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре кырларына чыгып, урып-җыю эшләрен куркынычсыз шартларда алып бару, хезмәтне саклау таләпләрен үтәү, басуларда туклануны оештыру темасына әңгәмәләр үткәрә.
«Активист» күмәк хуҗалыгы хезмәтчәннәре — профсоюз әгъзаларына район профсоюз комитеты рәисе Марина Ишмурзина шушы көннәрдә премияләр тапшырып узды.
«Активист» җәмгыятендә хезмәт куючы Федоровлар гаиләсе династиясен аерым билгеләп узасы килә. Гаилә башлыгы — олы тәҗрибәле комбайнчы, өлкән улы студент-стипендиант та әтисе үрнәгендә намус белән хезмәт куя. Кечесе — комбайнчы ярдәмчесе булып тора. Федоровлар гаиләсе династиясенә дә агросәнәгать профсоюзының район комитеты исеменнән премияләр бирелде" , — дип хәбәр итте район профсоюз комитеты рәисе Марина Ишмурзина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев