Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Алан ветеринария пункты республикада беренче урынны яулады (фото)

18 август көнне район ветеринария берләшмәсендә һәм авылларда хезмәт куючы ветеринария табиблары Арча районында республикакүләм ветеринария табиблары җыенында катнашып кайттылар. Сабантуйны хәтерләтүче бу җыенда алдынгы берләшмәләрне, мактаулы белгечләрне, конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы, күңел ачу чаралары һәм ярышлар да үткәрелде.

Балтач районының ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Президентының Рәхмәт Хаты, берләшмәнең лаборатория мөдире Рамил Борһанов һәм "Сорнай" җәмгыятенең ветеринары Дамир Садыйков ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау таныклыгы һәм күкрәк тамгасы белән бүләкләнделәр. Ә Алан ветеринария пункты "Иң төзек ветеринар участок" ("Самый благоустроенный ветеринарный участок") конкурсында беренче урынны яулады.
Алан авылында урнашкан ветеринария пункты зоопаркны хәтерләтә. Капка-коймасыннан ук аның гадәти генә оешма түгеллеге күренеп тора. Бәбкәләрен ияртеп йөзеп барган аккош рәсемен күргәч, ирексездән, "Әллә биредә балалар бакчасы микән?"дигән сорау туа. Ә капканы ачып эчкә үткәч, әкият иленә килеп эләккәндәй буласың. "Доктор Айболит"ның биләмәсе, шау чәчәккә күмелгән бакча, тал чыбыклардан үрелгән читәннәр, умарта оялары, биек итеп ясалган сыер, ат, куян сыннары каршы ала.

- Әлеге конкурска әзерләнүдә, матурлыкны тудыруда авылдашларыбыз Энҗе Нигъмәтҗанова белән Дамир Әхмәдиевның тырышлыгы зур булды. Шулай ук озак еллар мал табибы булып эшләүче әнием Рәйсәнең ярдәме һәм гаиләбезнең күмәк тырышлыгы нәтиҗәсе дә. Барыбыз бергә утырып фикерләштек тә, шушындый күренешне булдырырга уйладык. Үз эш урыныңны уңайлы, төзек, матур итеп күрергә теләү - һәркемнең хыялыдыр, мөгаен. Тырышлык бушка китмәде, авылдашларыбыз да, читтән килүчеләр дә бакчабызны бик ошаталар, - диде ветеринария пуктының баш мал табибы Илнар Әхмәдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250