Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Алга» җәмгыятендә терлекәзерләүдәкемнәр эшли? (фото)

Күпьеллык үләннәр 795 гектар мәйданны, берьеллык үләннәр 357 гектарны били.

– Безнең хуҗалыкта күпьеллык үләннәр 795 гектар мәйданны, берьеллык үләннәр 357 гектарны били. Бүгенге көндә «Гүзәл» сортлы люцернаның 110 гектары инде базга салынды. Терлек азыгы әзерләүдә «Магдон» комбайны белән Валерий Ефремов, «Ягуар» комбайнында Илһам Садыйков эшли. «КамАЗ» шоферлары Кадим Гыйматов белән Зөлфәт Закиров, «ГАЗ-53» машинасын иярләүче Айдар Гыйматдинов, Айрат Мөҗипов һәм Надир Гыйматов, «МТЗ-1221» тракторлары белән Азат Габделхаков, Әнәс Шәйхиев, Газинур Сабирҗанов сенажны траншеяларга ташып торалар, базда «К-744» тракторы белән Альберт Садыйков һәм «К-701» белән Николай Борисов таптап торалар, – дип эш барышы белән таныштырып узды җәмгыятьнең баш агрономы Әлфис Гыйматдинов.

Әлеге хуҗалыкның люцерна басуына килгәндә терлек азыгы әзерләүдә катнаша торган барлык шоферлар да диярлек шунда иде. Комбайнчы Илһам Садыйковның эшләвен күзәтеп, үз чиратлары җиткәнне сабыр гына көтәләр. Илһам Садыйков 1986 елдан хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү комбайнында эшли башлаган. –Безнең нәселдә бөтенесе дә механизаторлар, шуңа мин дә шул юнәлештә эшләүне сайладым. Әти «СК-4» дигән комбайнны иярләгән иде, минем хезмәт юлым «КСК-100»дән башланды. Монысы инде дүртенче комбайным, – ди Илһам ага.

«Ягуар»ының эш сезоны беткәч, слесарьлык хезмәтенә керешә икән әңгәмәдәшем. Комбайнчы янында «КамАЗ» шоферы Кадим Гыйматов та бар иде, ул да бу хуҗалыкта 38 ел эшли икән инде.

– Абыйлар тракторда эшләде минем, шул вакыттан мин дә алар белән транспорт арасында чуалдым һәм шоферлык һөнәрен якын иттем. Шушы еллар эчендә төрле машинада эшләргә туры килде миңа. Әлеге «КамАЗ»ым 2012 елда кайткан иде, ун ел булып китте инде аңа, ә болай егерме еллап эшлим инде «КамАЗ»да гына да, – ди Кадим ага. Әлегә алдынгы шофер терлек азыгы ташуда хезмәт куя, ашлык вакыты җиткәч, кирәк булса анда да катнаша икән, ә болай печән, салам ташый, язгы кыр эшләре вакытында ашлама алып чыгып тора. Менә шундый стажлы, хезмәтләрен биш бармакларыдай белүче шофер-механизаторлар хезмәт куя биредә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев