«Алга»лылар урып-җыюны тәмамлады
Табигать ел саен игенчеләргә яңа сынаулар бирә.
«Алга» җәмгыяте басуларында икмәк культуралары 1132 гектарда игелгән. Шушы көннәрдә хуҗалыкта бөртеклеләрне урып-җыю эшләренә нокта куелды.
Бөртеклеләрнең уңышына килгәндә, 295 гектар мәйданда игелгән «Подарок» сортлы арыш уртача 25 центнер уңыш биргән, 620 гектардагы «Раушан» сортлы арпа — 31,1 центнер, 120 гектардагы «Йолдыз» сортлы бодай — 28,9 центнер, 90 гектардагы «Гром» сортлы солы — 30,8 центнер. Нәтиҗәдә, гомуми җыеп алынган уңыш 32767 центнерны тәшкил иткән.
«Акрос» комбайннарын «йөгәнләгән» Нурлыхак Хәсәнов (ярдәмчесе — Гаделхан Хәсәнов), Валерий Иванов (ярдәмчесе — Василий Иванов), Олег Герасимов (ярдәмчесе — Олег Гаврилов) кыска вакыт аралыгында игеннәрне югалтуларсыз җыеп ала алды. Шушы көннәрдә Нурлыхак Хәсәновка районның иң өлкән игенчесе буларак район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең Рәхмәт хаты, «Тимер» компаниясенең кыйммәтле бүләге тапшырылды. Нурлыхак абый өчен көтелмәгән хәл булды бу, мондый хөрмәт күрсәткәннәре өчен ул рәхмәтен ирештерде. Әлеге чара барышында хуҗалык җитәкчесе Раиф Гыйльмуллин көзен мобилизациягә эләгеп, махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән тырыш, мактаулы комбайнчысы Владимир Андреевны искә алып үтте, тизрәк әлеге галәмәт тәмамланып, егетебез исән-сау арабызга кире әйләнеп кайтсын, дип теләген җиткерде
Бөртеклеләрне ындыр табагына «ГАЗ-53» машиналары белән хуҗалыкның тырыш шоферлары Айдар Гыйматдинов, Айрат Мөҗипов, Надыйр Гыйматов ташып торган.
Урып-җыю эшләре белән беррәттән киләсе ел уңышы нигезен ныгыту эшләре дә тоткарлыкларсыз бара биредә. Җир эшкәртү эшләрен Әнәс Шәйхиев, Газинур Сабирҗанов, Валерий Ефремов, Николай Борисов башкара, Альберт Садыйков та башта җир эшкәртсә, бүгенге көндә көзге чәчүгә җир әзерләү белән мәшгуль. Уҗым культураларын чәчү эшләрен дә һава торышына карап, башлап җибәрергә планлаштыралар, ул 240 гектарны тәшкил итәчәк.
Терлек азыгы хәзерләү эшләре дә бик актив төстә алып барылды хуҗалыкта. Беренче каттан мул гына терлек азыгы туплый алганнар иде, көннәрнең коры торуы сәбәпле, икенче каты инде чигенкерәк уңыш биргән. Өченче каты буенча әле берсүз дә әйтеп булмый, ди агроном. Бүгенге көнгә сенаж 5353 тонна тупланган, печән 432 тонна. Салам пресслау эшләре әлегә дәвам итә. Аны Виталий Борисов, Николай Васильев, Михаил Исаев пресслап тора, Александр Иванов рулоннарны төяп, Зөлфәт Закиров белән Кадим Гыйматов ташып торалар.
"Алга«лыларның әле 327 гектар мәйданда кукурузлары бар. — Кукурузны орлыкка да чәчкән идек, ләкин елы мондый килгәч, барысын да силоска алырбыз дип уйладык. Бездә аның «Маркамо» һәм «Машук 175» дигән сортлары бар, — ди Әлфис.
Язмабызны «Алга» җәмгыяте белән 32нче елын җитәкчелек итүче Раиф Гыйльмуллинның җаваплары белән тәмам-лыйсым килә.
— Раиф Әнәсович, быелгы ел уңышы өчен борчылу булдымы сездә?
— Булды.
— Инде игеннәр ындыр табагына кайтып бетте, уңышны ничек дип бәялисез?
— Әйе, бу атнада урып-җыюны тәмамладык. Уңышны нормально дип бәялим. Игенчеләрнең эшләреннән канәгать калдым. Бик булдырып, ялт итеп эшлиләр, бернинди дә мәшәкать тудырмадылар алар.
— Көзге чәчүгә кайчан керешергә исәп?
— Мин һава торышын сәгатьне күзәткән кебек гел карап торам, ләкин анда әле уңай якка үзгәреш күренми, ягъни яңгырлар юк. Ә туфракта инде дым юк. Чәчүне чәчеп була, ул тишелергә дә мөмкин, ләкин дым булмаган килеш ул үсеп китә алмаячак. Җитәкчелек иткән елларымда көзге чәчүне чәчми калган булмады, ләкин яңгыр яумаса, чәчмәячәкбез. Әлегә сүзне өзеп әйтеп булмый, августның уртасы гына бит...
— Җавапларыгыз өчен рәхмәт. "Алга"ның алга куелган максат-бурычлары үтәлеп, һәркайсыннан уңышлы нәтиҗә күрергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев