Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Арбаш фермасының даны элек ничек югары булса, әле дә шулай (фото)

Безнең һәммәбезне дә ул вакытта данлыклы ферма мөдире Камалетдинов Рафаил абый үз канаты астында яклап, саклап йөртте.

1984 елда мәктәпне тәмамлап, Комсомол яшьләр ( ул вакытта шулай йөртелә иде) путевкасы белән Арбаш фермасына эшкә килгәч, өлкән буын апалар Маһинур Сәләхова, Нәкия Рәхматуллина, Мөслимә Әхмәдиева, Сәвия Билалова, Мөкәррәмә Шиһабиева, Оркыя һәм Фирая Хәйруллиналар, Мәрхәбә Камалиева, бозау караучылар Рәйсә Рамазанова ( яшьләй тол калып өч лачындай егет, бер кыз тәрбияләп зур тормыш юлына чыгарган) Сәйделбанат Миннебаева колач җәеп каршы алып, бөтереп үз араларына алып кереп киттеләр.

Ул елларда әле смена белән эшләү дигән әйбер юк, өч тапкыр барып малларны ашатып, асларын җыештырып, көндез дә савып, кыскасы, көнне-төнгә ялгап, өй белән ферма арасында йөреп яшәгән заман бу.

Шушы чорда эшче куллар җитмәү сәбәпле, мәктәп бетергән яшь кызларны ике елга мәҗбүри фермада калдыру дигән бик матавыклы заман булып алды, нәкь шушы вакытларда фермаларда сменалы эш оештырылып, ял дигән нәрсәне күрә башладык.

Нәкь шушы чорда эшкә килгән яшь кызларны Болгария, Прибалтика илләренә сәяхәт иттереп, дөнья күрсәтеп алып кайту дигән бик матур традиция булып алды.

Безнең Арбаш фермасында Карадуган, Арбаш авылларыннан килгән яшь кызлар беренче хезмәт мәктәбе, тормыш мәктәбе үтеп, үз сайлаган профессияләре буенча укып, илгә-көнгә хезмәт итәргә таралыштылар. Кайсыберләре сөйгән ярларын шушы авылдан табып гомерләрен Арбаш белән бәйләделәр.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Безнең һәммәбезне дә ул вакытта данлыклы ферма мөдире Камалетдинов Рафаил абый үз канаты астында яклап, саклап йөртте. Ул ферма мөдире генә түгел, әти дә, ветврач та, психолог та була белде. Бервакытта тавышын күтәрмәс, җиренә җиткереп аңлатыр иде. Рәхмәт ана барысы өчен дә! 

Инде безне хезмәт сөяргә, тормыш көтәргә өйрәткән олкән буын апаларның күбесе безнең арада юк, урыннары җәннәттә булсын.

Без дә балалар үстереп, оныклар сөяргә өлгердек. Ләкин Арбаш фермасының даны шул елларда ничек югары булса, әле дә заман сулышы белән яңа технологияләр кулланып, югары дәрәҗәдә эшләвен, яшәвен дәвам итә!

Ләйсән Әхмәтшина,

Арбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9