«Арбор»да республика күләмендә югары нәтиҗә - 1
Узган елгы әңгәмәбез вакытында «Арбор» җәмгыяте җитәкчесе Хәмит Баязитов басудагысы түгел, ындыр табагындагысы уңыш, аның турында соңрак сөйләшербез дигән иде
Бу сөйләшү өчен дә вакыт җитте, «Арбор» җәмгыяте 2022 елда бер гектардан җыеп алынган уңыш күләме белән республика буенча беренче унлыкка керде.
– Хәмит Сәетович, узган ел терлек азыгы әзерләү буенча да районда гел алдынгы булдыгыз, бөртекле культураларның уңышы республикакүләм югары бәя алды…
– Үткән ел уңыш начар булды дип әйтеп булмый, басу-кырларда булганын җыеп ала алдык. Моңа ирешүнең төп сәбәбе – җир эшкәртүдән. Без күп еллар туфракны дым саклый торган итеп, тирәнәйтеп эшкәртәбез. Сортларны дөрес сайлау, агротехник чараларны вакытында үтәү, белгечләрнең дә, механизаторларның да төгәл, тиешенчә эшләүләре дә бу. Тукай шигырендәге кебек җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуса, уңыш була. Ләкин аны үстерү генә түгел, җыеп алырга да кирәк. Бер генә уңыш та үзе генә барлыкка килми, бу очракта вак мәсьәлә юк.
– Сортларны дөрес сайлау дидегез, сезнең хуҗалык күбрәк үзебезнең ил сортларына өстенлек бирәме, әллә чит илнекенәме?
– Чит ил сортларына бик өстенлек бирмибез, аларның продуктивлыгы 1-2 ел гына, алар беренче елларда гына мул уңыш бирә дә аннан соң аларның потенциалы бик каты кими. Шуңа күрә без үзебезнең сортлар белән эшлибез. Быел да 600 меңнән артык суммага чәчү орлыгы алырга планлаштырабыз. Семинарларга баргач безгә күргәзмәләрдә төрле сортларны күрсәтәләр, шуннан үсемлекләрнең потенциалларын карап, тикшереп, шушы сортны алып карыйк әле дип, бездә генә үсә торганнарын түгел, мәсәлән, Себер ягыннан да алып кайтабыз. Мәсәлән, «Аксайский» борчак сорты шуннан алып кайткан. Быел Ульяннан бодай, солы, арпа, бике алачакбыз. Язгы кыр эшләренә дә күп вакыт калмый инде, җайлап әзерләнәбез, ашлама да туплап куйдык.
Авыл хуҗалыгындагы уңыш бер елны да бертөрле булмый инде ул. Шуңа да үзебезнең төп алган юнәлеш буенча барабыз. Безнең бит әле терлекчелек бар. Ул тармакка кирәк культураларга өстенлек бирәбез һәм артыг-рак мәйданнар калса, базарда кайсы культурага сорау күп, шуны чәчәргә тырышабыз. 2021 елда корылык булу сәбәпле ашлык булмады бит инде, сатып алдык, 2022 елда ул күп булды, ләкин аны сатып булмый, бәясе юк, түбән бәягә сатасы килми. Инде ашлык сатылмаса дигән исәптән техник культураларны күбрәк чәчәрбез дип планлаштырабыз. Чәчү орлыклары инде алып куйдык. Мәсәлән, горчица чәчәргә уйлыйбыз, аңа сорау бар. Моңарчы да үстереп караганыбыз бар аны, үсә ул, табигать шартларының уңай килүе генә кирәк. Ашлык сатылмаса, үзебездә күп калса, басуларны тикшертеп, сидерат чәчеп, парга калдырырыга дигән дә планыбыз бар.
– Хәмит Сәетович, шофер-механизаторлар белән кытлык бар, бер кеше берничә техникада эшли дигән идегез. Шул ук вакытта эшләргә килүчеләрне торак белән тәэмин итү юнәлешендә дә уңышлы эшләп киләсез...
– Торак белән тәэмин итү буенча уңышлы гына эшләдек, чөнки кешене эшле итү генә аз, аның яшәр җире дә булырга тиеш. Узган ел программага кереп хуҗалыгыбызда эшләүче бер гаилә һәм бер яшь егет өйле булганнар иде. Мондый программада торучы яшьләребез әле тагын бар, киләчәктә алар да йортлы булыр дип ышанабыз. 2022 елда хуҗалыгыбызга 8 кеше эшкә килде, 2 кеше лаек-лы ялга китте. Эшкә килүчеләр арасында мал табибы да бар, ул Малмыждан килде һәм без аңа авылда буш торган йортны алып бирдек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев