Арборда ял һәм хезмәт бергә(+фото)
Июньнең кояшлы бер иртәсендә "Хезмәт" десанты район үзәгеннән шактый ерак урнашкан, әмма табигате, кешеләре, яшәү рәвешләре белән күпләргә үрнәк булып торган "Арбор" хуҗалыгына килеп төште.
Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә булып биредә эшләүчеләр белән танышып, эш шартлары белән кызыксынып, гади авыл кешесенең хезмәтен башкаларга да күрсәтү максаты белән башланган эшебезне райондашларыбыз хуплап кабул итте. Безнең язмаларны укып танышларының, туганнарының, сыйныфташ һәм чордашларының бүгенгесе белән кызыксынучылар да бик күп булып чыкты. Төрле җирлекләрдә эшләп, хезмәтләре дә төрлечә бәяләнүен чагыштыру да газета укучыларыбыз өчен кирәкле фал, дип саныйм.
Ферма территориясенә аяк басуга безне саф һава сулап диванда ял итеп утыручы апалар каршы алды. Бер ялгансыз, фермадан чыгышка креслолары белән диван тора. Сәламебезне кабул итеп, үзләре дә елмаеп безнең хәл-әхвәлне белешкән бу апалар бик җор телле булып чыкты. Әле алай гына да түгел икән, хезмәтләренә дә тел-теш тидерә торган түгел. Бу заманда гел зарлануны ишеткәнгәме, авыр хезмәт башкарып та, шөкер иткән, тапкан малларының куанычын күрә белгән апаларга сокланып карадым.
Нурҗиһан Вафина фермада инде 34 ел эшли икән. Элегрәк сыерлар сауса, соңгы ун елын бозаулар тәрбияли.
- 2 айдан 6 айга кадәр бозаулар тәрбиялибез. Моңарчы апам Нурзия белән эшләдем, хәзер ул лаеклы ялда. Бүген инде авылдашым Хәмәтзакир Низамов белән эшлибез. Барлык эш кул хезмәте белән башкарыла. Үлем очраклары бик сирәк була, көнлек артым 800 граммны тәшкил итә, - ди Нурҗиһан апа.
Башка яшьтәшләре кебек үк ул да комсомол путевкасы белән колхозга эшкә кала. Хәер, башка чарасы да, сайлану мөмкинлеге дә булмый шул ул чорда. Партия кушканны үтисе. Авылда калганыгызга үкенгән чакларыгыз булмадыма дигән соравыма каршы:
- Зарланмыйм да, үкенмим дә, - ди авылдашы Мәсхүт белән тормыш корып, өч бала үстереп, бүген инде өч оныкка бик яраткан әби булган Нурҗиһан апа.
Икенче әңгәмәдәшебез Фирая Әхмәтҗанованың да хезмәт стажы 34 ел икән. 30 еллап сыерлар сауганнан соң, бозаулар фермасына эшкә күчә. Бүген ул бозау тәрбияләүчеләрне алыштыра икән.
- Җитәкчелек эшләгәнне күрә, хезмәт хакы вакытында түләнә. Мөмкинлеге булганнар ял йортларына бара. Әмма авыл җирендә абзар тулы мал-туар булгач, чыгып китүләре бераз авыррак, - ди Фирая апа.
Алай да җаен тапканнар, Нурҗиһан апа да, Фирая апа да күптән түгел күрше Мари Иле республикасындагы бер шифаханәсендә сәламәтлекләрен ныгытып кайткан.
Шушы ук фермада хезмәт куючы ирле-хатынлы Рәхматуллиннар да алдынгы терлекчеләр буларак шифаханәгә юллама белән бүләкләнгән булган.
- Быел ниһаять ял итеп кайттык, - ди Рәмзия апа.
Рифат абый белән Рәмзия апа 2011 елдан бирле бозаулар тәрбияләүдә икән. Аңарчы үгезләр группасында эшләгәннәр. Үз хуҗалыкларында абзар тулы мал-туар тоталар. Бер ул, бер кыз үстереп, бүген аларның кадер-хөрмәтен тоеп яшәгән мәлләре. Кызлары бүгенге көндә тормышта, уллары Шамил армия сафларында булып, контракт нигезендә тагын өч ел кинолог булып хезмәт итеп кайткан, Чечняда да булган.Бүгенге көндә шушы юнәлеш буенча эшкә урнашып йөри икән.
Үзләренә тапшырылган эшне күңел биреп башкарган әлеге авыл кешеләренең тормышларында уңышлар, үзләренә сәламәтлек теләп кайтыр юлга кузгалганда алар безне кабат кунакка чакырып калдылар. Эшләре матур, үзләре бик аралашучан абый-апалар янына без тагын һичшиксез кайтачакбыз әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев