Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Арборның хикмәтле арышы (+фоторепортаж)

Басу түрендә кара төтеннәр чыгарып, як-якка тузан таратып баручы 5 комбайнны күргәч, «арбор»лылар арыш сугабыз дигәннәр иде, борчак монда кайдан барлыкка килде икән, дигән уй башка килде. Алай дисәң, покоста арыш саламы сузылып кала.

Ул арада килеп җиткән хуҗалык рәисе Хәмит Баязитовныӊ йөзендә борчылу катнаш канәгатьләнү дә бар иде. Шөкер, соңгы гектарларны сугабыз, югыйсә тагы 100 гектарда арыш булган булса, комбайннарның рәте китә иде, ди ул. «Радонь» сортлы арышны покоска инде ике атнага якын элек салган булганнар. Кайбер урыннарда аның подборщикка сыймаган урыннары бар. Бу очракта ярдәмче комбайнчыларга сәнәк белән арышны рәтләп барырга кирәк. «Башка җирдә комбайнчылар салкын кабинада, тузанга тансык булып икмәк сугалар, минемчә, чын комбайнчы менә шушылай безнең шикелле эшләргә тиеш, өч тапкыр ашаталар, кичке 9-10га кадәр эшлибез, дип тузан кунган йөзендә ак тешләрен күрсәтеп елмая хуҗалыкның иң тәҗрибәле комбайнчыларның берсе Нурулла Ульданов. Тиз генә безнеӊ хәлне белде дә, яңадан кыр корабының штурвалы артына басты.
Дөрестән дә, элегрәк алынган комбайннарда хәзергеләре шикелле уңайлыклары юк, әмма шуңа карамастан, тырыш комбайнчылар кулында алар әле матур курсәткечләргә ирешергә сәләтле. Лаеклы ялда булган, озак еллар Чепья авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Фоат Хәйретдиновны алдагы елларда урып-җыю чорында басуда даими очрата идем, күренми дигәнгә, хуҗалык рәисе, комбайннарга вариаторга ремень ташып арды бугай, хәзер киләчәк, авылга төшеп китте, дип җавап бирде. Эшнеӊ сыйфатын карап тору һәм ялгышларны вакытында төзәтү өчен ветераннардан башка булмый шул. Кайда покос алып бетерелми, кайда өстән алу сәбәпле җирдә башак кала - боларныӊ берсе дә аларныӊ үткен күзеннән читтә калмый. Покосның калын булуы дөрестән дә зур авырлыклар тудырган. Әнә, бер комбайн көнгә шуныӊ аркасында 5 ремень алыштырган. Тирә-якта аны алмаган җирләре калмаган бугай. Һәр гектардан уңышы көтелгән булмаса да, арыштан баш тартырга уйламыйлар арборлылар. Елның ничек киләсен белеп булмый, менә бүген дә арыш чәчәбез, шуларның хәлләрен белеп килим әле, дип рәис икенче басуга юл алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250