Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Артка юл юк дидек тә”...

Шөкер, ике йөрәкле җитәкчеләр саны арта. Берсеннән-берсе күреп, өйрәнеп, үзен-үзе аклаячагына ышаныптыр да инде, бу колачлы төзелешләргә тотынучылар күбәя.

Район, республика җитәкчелеге компьютерлаштырылган азык цехлары, азык әзерләү үзәкләре, заманча комплекслар инде көн таләбе, көн ихтыяҗы дигән таләп куйса да, төрле субсидияләр белән ярдәмнәр булса да, мондый колачлы төзелешләргә тотыну зур тәвәккәллек, кыюлык сорый. Заманында, районда беренче зур комплекс төзетүгә алынган һәм башкарып чыккан “Смәел” хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Шакиров турында башкаладан килгән дәрәҗәле кунак: “Бу егетегез ике йөрәкле икән”, – дигән иде. Шөкер, ике йөрәкле җитәкчеләр саны арта. Берсеннән-берсе күреп, өйрәнеп, үзен-үзе аклаячагына ышаныптыр да инде, бу колачлы төзелешләргә тотынучылар күбәя. “Татарстан” хуҗалыгы да шушы исемлектә. Җитәкчесе Айнур Нотфуллин белән шул хакта сөйләштек.

–Әлеге төзелешкә тотыну идеясе, уе кайчан туды?
–Дөресен генә әйткәндә, Смәелдәге комплексны күргәч үк күңелгә шундый уй кергән иде инде. Эзләнә, чагыштыра башладык. Илһам Мансурович та әйбәт киңәшләр бирде. Ни генә дисәң дә, төзү бер нәрсә, аның өстенлекләре яки кимчелекләре эшли башлагач күренә бит. “Мөмкинлегем булса, тагын да зурракны төзер идем”, – диде ул. Күрше Кукмара районына барып танышып кайттык. Анда 500-600 башлык кына иде. Ленинград өлкәсенә, Воронежга да бардык. Барган-күргәннәр арасында безгә иң кулае дип Воронеждагы комплексны сайладык. Бер түбә астында 800 башлык комплекс, 60 урынлы карусель булуы безгә бик ошады. Әле шунда ук ике ашату урыны (кормовой стол дип йөртелә русча) да бар. 2017 елда, урын сайлап, җир документларын рәсмиләштердек. 2018 елда фундамент салынды. Без бу төзелеш артыннан йөри башлаганнан соң сөткә бәяләр төште, доллар “сикерде”...

–Шул чакта ник башладык икән дидегезме?
–Ул чакта да, аннан соң да килде андый уйлар. Әмма инде, бер башлагач, чигенеп булмый, артка юл юк дидек тә дәвам иттек. 2019 елда азык үзәге төзелеп бетте. 65 миллионга төшкән әлеге төзелешнең 41 миллионы Израильдән кайткан җиһазлар булса, калган 24 миллионына төзелеш эшләре һәм өч сенаж-силос траншеясы төзелде. 2020 елда исә саву алы белән 800 башлык төп корпус төзелде. Комплексның гомуми бәясе 380 миллион булды. Бу бәягә юллар да керә.  125 миллионы үз акчабызга эшләнде, калганын банктан кредит алдык. Хәзер икенче 800 башлык корпус төзелешенә тотындык. 30 миллион сум акча керттек инде. Комплексның бу өлешенә 2021 елның көз ахырына терлек кертергә планлаштырабыз. Кайберәүләрдә шушы кадәр зур чыгымнар тотып, мондый комплекслар төзү кирәкме соң дигән сорау туарга да мөмкин. Безнең максат алга таба сыйфатлы сөт җитештерү. Әле бу комплексның эшли башлаганына күп түгел, әмма сыйфатка плюсләре бик күп. Әйтик, биредә сөтнең пычраклыгын күрсәтә торган күзәнәкләр күләме бик күпкә яхшы, икенчедән, биредә система шундый итеп көйләнгән, сөт суыткыч танкларга инде 12 градуска кадәр суынып килә, башка фермаларда ул 37 градус чамасы була. 3-4 градуска кадәр суыту өчен чыгым да, вакыт та азрак сарыф ителә.

–Комплексның быел эшли башлаган өлешенә терлекләр кайчан кертелде? Әле тагын 800 башка исәпләнгәнне төзибез дисез, аларны бит терлек белән тутырасы да бар, чаралар күреләме?
–Икенче ноябрьдә беренче сыерларны кертсәк, декабрьнең унбишләрендә төгәлләдек дисәк тә була. Дөресен әйткәндә, малларны ияләндерү шактый авыр булды. Бәйсез торганнары әле җиңелдәнрәк ияләште, ә бәйдә торганнары яңа ияләшеп килә дисәң дә була. Бүген биредә 750, мегаферма өлешендә 250 баш сыер савыла. Тагын әле бозаулату бүлегендә 300 баш чамасы тана бар. Үзебезнең таналар янына, берничә ел алдан чарасын күреп, Кировтан да таналар кайтарткан идек. Быел аннан тагын 96 тана кайтты. 2019 елда Даниядән 105 баш тана кайтарттык. Кыргыйрак кебек күренсә дә, алар безгә бик ошады: җайлы бозаулыйлар, көтүгә җайлы кереп китәләр, адаптация чорын җиңел үтәләр. Кыскасы, стрессны җиңел кичерәләр. Бу үз чиратында сөтләрендә чагылыш таба. Гомумән, аларның сөтләре дә бик әйбәт, сөтчелек буенча генетик потенциаллары бик зур. Шуңа күрә быел тагын 204 баш шуный ук буаз таналарны кайтарттык. Алдагы елларда без бер башка шушы чорда 13-15 килограмм сөт саусак, хәзер 25әр килограмм сөт савыла, җәйгә бу санны кимендә 30 килограммга җиткерергә дигән бурыч куйдык. Сыерларның баш санын арттыруга килгәндә, без 300 баш тананы тана бозау гына китерә торган аерым селекция токымын алдык. Алардан 1-2 процент кына үгез бозау туарга мөмкин. Шушы тана бозауларны үстерү хисабына 600 баш терлек артыр дип көтәбез. Монда ике яклап отыш: бердән, тана бозаулар күп туа, икенчедән, тана бозаулар кечкенәрәк була, бозаулаганда сыерларның җәрәхәт алу ихтималы кими. Билгеле, үзебезнең элекке сыерлардан туган тана бозауларны сайлап алу, күп еллар кулланылган, сыналган методлар белән үстерүне дә дәвам итәчәкбез.     

–Комплекс белән бәйле тагын ниләр үзгәрде?
–Сыерларны өч тапкыр савуга көйләдек. Хәзер бездә өч сменада бишәр кеше эшли. 24 сәгатьне тигезләп бүлдек тә савымнарны шулай көйләдек. Кайбер урыннарда ике группа сыер савучылар өч сменага көйләнеп эшли, безнең кадрлар белән мөмкинлек булгач, аларга да уңайлы булсын дип, шушы юлны сайладык. Кадрлар турында сүз чыккан икән, шунысын да әйтим инде, бар җирдә булган ул проблема безне генә читләтеп кала алмый. 2015 елларда әле ул шулкадәр сизелмәсә дә, хәзер инде уйландыра: терлекчелектә эшләүчеләрнең күбесе пенсия яшенә җитеп килә, ә килергә ашкынып торучы яшьләр күренми. Гаепләп әйтүем түгел, чоры, заманасы шундый. Шуңа күрә инде хәзер бар урыннарда да шушы комплексларны төзергә тырышалар. Без дә кешеләрне киметү өчен түгел, булган кадәресенә тиешле шартлар булдыру, тиешле хезмәт хакы түләү нияте белән бу эшкә алындык. Әлегә бушаган терлек торакларын зуррак бозаулар, я таналар асрау өчен файдаланачакбыз. Аларны бәйсез терлек тоту өчен үзгәртәсе генә бар, начар хәлдә түгелләр. Инде берсендә бу эш башланды да. Язга чыккач, күбрәк эшләнер инде.

–Күреп, ишетеп торабыз, мондый комплексларны төзү җиңелдән генә бармый. Сездә дә проблемалар булгандыр...
–Бик күп документ кирәк. Аларны әллә ничә төрле юнәлеш буенча, әллә ничә орган тикшерә. Кредитлар алу гына да бер ел ярымга сузылды. Процент өлешен түлибез дисәк тә, шушы кадәр вакыт үтте. Тагын шунысы да бар: бу комплексны шактый очсызгарак та төзеп була. Әйтик, проектчылар бөтен чыгымнарны 30 процент запас белән эшлиләр, шунысыз дәүләт экспертизасы үткәреп булмый диләр. Безгә ул шул сәбәпле 30 процентка кыйммәткәрәк чыга. Башкача төзелсә, кулланышка кертергә рөхсәт бирелми. Юкса, күпкатлы йортлар да түгел, металл конструкцияләргә янмый торган сендвич панельләр беркетелгән.. – кайбер таләпләрне беркадәр йомшартканда гына да безгә, төзелеш алып барган хуҗалыкларга, зур ярдәм булыр иде. Юк, без сыйфатсыз төзелеш яклы түгел, дөрес аңласыннар. Кирәкле өлештә әле, киресенчә, үзебез үк өстәмәләр кертәбез. Әйтик, карусель өлешенә миллион сум торса да, өстәмә җайланма куйдык. Ул һәрбер сыерның сөтендәге майлылылыгын, аксымын ачыклый, бу мәгълүматлар компьютерга китә – мал табибларына сигнал була инде бу. Аның үзенең үлчәве бар, сыерлар шул үлчәү аша чыга: ябыга башлаган икән, компьютерга шулай ук сигнал килә. Сыерларның аякларына датчик куелган – алар исә каплату өчен иң оптималь срокларны шулай ук компьютерга “әйтә”. Алда әйтелгән капка исә, чыкканда андый сыерларны аерып калдыра. – Мондый җайланмалар өчен акча жәлли торган заман түгел. Белгечләргә эшне дә җиңеләйтә, нәтиҗәлелекне дә арттыра алар. Мондый комплексларны гел-гел төземисең бит, шуңа күрә, мөмкин кадәр алдагы елларда да заманча булып калырлык булсын дибез. Тояк карау өчен дә аерым өстәмә янкорма төзелдек. Монысы да бик кирәкле, мөһим әйбер булды дип саныйбыз.

–Ел нәтиҗәләре әле әзер түгелдер, шулай да унбер айга карап, сезнең хуҗалыкта 2020 ел терлекчелек өчен нинди ел булды?
–Гомумән алганда, әйбәт ел булды. Бу саннарда да чагыла. Узган ел унбер айда 7597 тонна сөт җитештерсәк, быел бу сан 8194 тонна булды. Көндәлек 24 тонна сөт җитештерелә, бу узган елның шул чорыннан 3-4 тоннага артык. Җәйгә исә көндәлек 35 тоннага җитәргә дигән бурыч куйдык. Тагын бер бурыч: чыгымнарны киметеп, күбрәк күләмдә һәм югары сыйфатлы сөт җитештерү өчен тырышырга туры киләчәк. Алган кредитларны хуҗалыкның башка эшчәнлегенә кимчелек китерми торган итеп түләп барырлык эш оештырасы бар.

–Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Уңышлар!
Әңгәмәдәш – Гөлсинә Яруллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Татарстан» хуҗалыгы