Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ашламасыз булмый бит…

Районда 2017 ел уӊышы турында фикерләгәндә, басуга кертәсе минераль ашламаларга зур әһәмият бирелә. Ашламадан башка тотрыклы, мул уӊыш алып булмаганы һәркемгә билгеле. Әмма күмәк хужалыкларда бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирелә, дип әйтә алмыйбыз. 25 ноябрь көненә районда 105 тонна аммиак селитрасы һәм мочевина бар, шулай ук 240 тонна катлаулы ашлама...

Районда 2017 ел уӊышы турында фикерләгәндә, басуга кертәсе минераль ашламаларга зур әһәмият бирелә. Ашламадан башка тотрыклы, мул уӊыш алып булмаганы һәркемгә билгеле. Әмма күмәк хужалыкларда бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирелә, дип әйтә алмыйбыз. 25 ноябрь көненә районда 105 тонна аммиак селитрасы һәм мочевина бар, шулай ук 240 тонна катлаулы ашлама тупланган. 1856 тонна күләмендә аммиак суы кайтартылган, ул соӊгы бер көндә 58 тоннага арткан. Ашлама туплау мәсьәләсендә, күп хужалыкларда, «акчасы күчерелгән, килешү бар, булыр әле», дигән фикер алга сөрелә. Акчасы да күчерелгәндер, әмма шартлар буенча Казаннан бирелә торган өстәмә акча нәк менә хужалыкныӊ саклау урыннарына кайтартылганны буенча каралачак бит. Шунлыктан, ашлама туплау эшнеӊ төп юнәлешләренеӊ берсе булырга тиеш.
Фото: kustroz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250