Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ашыгырга кирәк!!! Терлек азыгы үз сыйфатын югалта бара!!!

Районда 1 июльгә кадәр беренче кат печәннәрне чабып җыеп алуны төгәлләү, сенаж салуны узган елгы күләмгә җиткерү бурычы куелса да, хуҗалыкларда эш гаять сүлпән бара.

Бүгенге көнгә бары алты - "Дуслык", "Татарстан", "Яңа тормыш", "Бөрбаш", "Кызыл юл", Тимирязев исемендәге хуҗалыклар гына сенаж салу белән шөгыльләнә. Район буенча барлыгы 6480 тонна сенаж әзерләнгәнгән, шуның эченнән 908 тоннасы төргәкләү ысулы белән тупланган.

Ә печәнгә килгәндә, Бөрбаш - 204 т., "Татарстан", ""Смәел" хуҗалыклары 20шәр тонна, ә "Игенче" 10 тонна әзерләгән. Башка авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре табигатьнең көйсезлеген сәбәп итеп, печәнгә төшергә ашыкмыйлар. Печән үз чиратында, көннән-көн үзенең сыйфатын югалта, картая, тупаслана бара. Терлек азыгы сыйфатлы булганда гына, ит һәм сөт җитештерү тармагына табыш китерә ала.
Кышкы чорга терлек азыгы запасын булдыру максатыннан, "Якты юл", "Смәел", "Борнак" хуҗалыкларыннан кала, барлык хуҗалыклар да витаминлы азык әзерләү эшенә кереште, шулай ук "Алга" - 1117 тонна, Тимирязев исемендәге хуҗалык - 1020 тонна, "Кызыл юл" - 400 һәм "Игенче" - 220 тонна яфрак азык та туплады. Яфрак азык җыю эше әле дә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250