Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ашласаң, җир аш бирә, ашламасаң...

Район игенчеләре безнең җирлектә мул уңыш алуның төп шарты булып тиешле дәрәҗәдә минераль ашламаларны куллану икәнен яхшы белә. Әмма нигәдер ашлама туплау мәсьәләсе барлык хуҗалык җитәкчеләрен дә тигез борчымый дигән фикер туа. Киңәшмәләрдә район башлыгы Рамил Нотфуллин бу мәсьәләгә берничә тапкыр аларның игътибарын юнәлтергә мәҗбүр булды.

Районда декабрь аеның беренче ункөнлегенә, көздән калганын да искә алып, 1347 тонна катлаулы ашлама, 96 тонна мочевина, 80 тонна аммиак селитрасы катнашмасы һәм 2236 тонна сусыз аммиак тупланган. Ә җиткерелгән бурыч, һәр гектар сөрүлек җиренә исәпләгәндә, 75-80 килограмм ашлама туплау икәнен искә алсак, бу бик аз микъдарда икәне аңлашыла. Районыбызны гына түгел, тирә-як күршеләрне дә минераль ашлама белән тәэмин итүче «Агрохимсервис» оешмасы җитәкчесе Наил Гыйләҗев әйтүенчә, бүгенге көндә хуҗалыкларны тәэмин итүдә ниндидер авырлыклар юк, бары тик хуҗалыкларның ашлама кайтарту һәм түләүнең вакытында башкарылачагы турында хатлары гына кирәк, ди. Югыйсә, хуҗалыкларның хәлләренә кереп, әҗәткә ашлама кайтарабыз да, акчасын айлар буенча ала алмый йөрибез, дип үзенең борчуын белдерде ул.

Бу елда югары уңыш алган хуҗалыкларның эш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, ашламаны тиешенчә файдалану зур уңышның алшарты булып тора. Район буенча бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 42,5 центнер (кукурузны кертмичә) уңыш алынса, «Арбор», Тимирязев исемендәге, «Татарстан» хуҗалыкларында ул 56,0 – 53,7 центнер булды.

Дөрес, уңышны мул алу күп шартлардан тора, орлыкның нинди булуы, җирне эшкәртү технологиясенең саклануы һәм иң мөһимнәре – дымлылыкның вакытында булуы, орлыкның үсәр өчен туклануы, ашламаларның тиешенчә кертелүе. Ә ашламаны куллану өчен аның кайткан булуы кирәк. Иң элек  үзебездән торганны эшлик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ашлама туплау