Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов техникалар сакланышына зур әһәмият бирә

ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов: «Техникаларның кышка сакланышын һәм шул ук вакытта язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү буенча конкурс-семинарлар үтте. Бәяләр түбән вакытта кирәкле запчастьларны алып калырга ашыгыгыз. Карап тоткан, саклауда дөрес сакланган техникалар гына озак хезмәт итә ала. Техника 10 ел гына түгел, саклап тотканда 15-20 ел эшләргә...

Кыр эшләре тәмамлангач саклауга куела торган техникаларга күзәтү ясау ел да үткәрелеп килә. Ләкин таләпләр бер төсле булса да, барыбер җитешсезлекләр ачыклана, кисәтүләр ясала. Бу тикшерүләрдә комиссия составында министрлык вәкилләре дә катнаша. Урыннарда техникаларның торышын өйрәнү һәм җитешсезлекләрне ачыклау техниканың кадерен белергә өйрәтә. Шуңа күрә дә Марат Әхмәтов: «Техниканы кадерләп тоту, дөрес саклау - ул үз-үзеңә хөрмәтне күрсәтә», дип бәяләп үтте.
Районнар исемлеге слайдларда чагылыш тапты. Республика буенча кара исемлекккә кергән районнарның хуҗалыкларын министр тәнкыйть утына тотты. «Комбайннар басудан кайтып туктаган килеш саклауга куелганнар, ә тикшерүләр вакытында бункеры эчендә калган ашлык тишелеп, уҗым булып шытып чыкканы да күренә. Әлеге хурлык башка җирлекләрдә очрарга тиеш түгел», дип искәртелде.
Район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов видеокиңәшмә тәмамлангач, районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, җәмгыять җитәкчеләре һәм инженерлары белән министрлыкта күтәрелгән мәсьәләләр буенча фикер алышу уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250