Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Авыл кешесе кризис дип кычкырып йөрми”

Үткән ел Балтачка килгән республика җитәкчелә­реннән берсе: "Биредә кризисның "к" хәрефе дә юк. Хуҗалыклар үз көчләре белән берсеннән-берсе кәттәрәк фермалар төзиләр, хезмәт хакын вакытында түләп баралар", - дигән иде.

Аннан соң республика газеталарының берсендә: "Их, көнләшәм дә балтачлылардан! Аларда нинди акыл­лы кешеләр колхозлар системасын саклап кала алды икән", - дигәнрәк язма басылган иде.
Дөрес, без, шушы районныкылар, үзебезне коммунизмда ук яшибез дип санамыйбыз, әле анысыннан, әле монысыннан зарланып торабыз. Хәер, нәрсә югалт­каныңны соңыннан гына аңлыйсың бит ул, нәрсә яхшы, нәрсә начар икәне дә чагыштыруда әйбәтрәк күренә. Чагыштыру димәктән, сөт җитештерүдә егерме ел беренчелекне бирмәгәннән соң, күптән түгел кукмаралылар узып китте бит әле үзләрен. Беренчеләрдән булып алар көн саен 200 тонна сөт сава башлады. Дөрес, берничә көн үтүгә үк балтачлылар да бу чикне үтте. Район башлыгы Рамил Нотфуллин белән әңгәмәне дә шул вакыйгадан башладык.
- Беренчелекне саклар өчен ничә тонна сөт һәм ничә көн җитмәде?
- Өч тонна сөт һәм биш көн. Егерме ел буе үлә-бетә кара көнләшү белән ярыштык дип әйтмәс идем. Үзара киңәшләшеп, бер-беребезнең яңалыкларын күрә-өйрәнә эшләү нәтиҗәсе бу. Кукмара чагыштырмача зур район, мөмкинлекләре дә күбрәк. Өстәвенә без фәкать күмәк хуҗалыклар саткан сөт күләмен генә күрсәттек, бу санга әле шәхси хуҗалык­лардан җыйналган 55 тонна һәм фермерларның өч тонна сөтен кушарга кирәк. Кукмаралылар ничек исәпләгәндер, белмим, миңа калса, бу мөһим түгел. Иң мөһиме, сөт җитештерү әле дә арта. Бу инде яшәү өчен мөмкинлекләр дә арта дигән сүз.
- Кукмарада бик көчле өч хуҗалык - өч сөт патшалыгы бар. Балтачта менә шулай аерылып торган хуҗалыклар бармы?
- Мөгаен, безнең төп өстенлек тә шундадыр: унлап хуҗалыгыбыз гел бер югарылыкта эшли, бер тирә күрсәткечләр белән бара. Калганнар да "Татарстан", "Яңа тормыш", "Смәел", "Кызыл юл", Тимирязев исемендәге, "Труд", "Кама", "Дуслык" кебек эшләсәме?! Алар инде болай да сөтне бик күп җитештерә иде, быел узган елга караганда "Кызыл юл", мәсәлән, көн­лек күрсәткечен 3,5 тоннага арттырды. Чагыштыру өчен: мин рәислеккә алынганда 5,5 тонна сөт сауган "Татарстан" ул чакта бөтен республикага, илгә данлыклы иде. Бүген бу хуҗалык 17 тоннадан артык сөт сава һәм үткән елгыдан аермасы - 2,4 тонна. Иң аз дигәнендә дә үсеш 1 тонна. Кызганычка, бөтен коллективлар өчен дә бер үк шартлар булса да, чуарлык зур әлегә.
- Бездә бит гадәттә гади кеше эшли, җитәкче мактала дигән фикер яши. Ә тормышта кире мисаллар да байтак: гөрләп барган коллективларның да җитәкчесе алышынганнан соң таркалыр чиккә җиткәннәре булды.
- Мөгаен, җитәкче үзе дә эшләргә, башкаларны да эшләтә белергә тиештер. Ә кешене эшләтүнең бердән­бер юлы - хезмәтенә тиешенчә түләү. Беләсеңме, бездә хәзер ай саен 4әр миллион сум хезмәт хакы түләүче хуҗалыклар бар. Менә минем кулымда сыер савучыларның уртача хезмәт хаклары. "Татарстан"да ул бүген 29 мең 500 сум, "Кама", "Труд", "Арбор"да - 22-20 мең, тагын өч хуҗалыкта 19 мең сум. Эшнең ике сменада оештырылуын, бу акчаның ярты көн эшләп, ярты көн ял иткәнгә бирелүен дә истән чыгармаска кирәк. Билгеле, эшең бармаса, акчаң булмаса, моның кадәр сумманы түләп тә, хезмәт хакларын арттырып та булмый. Авыл кешесенә эшләгәненә түлә, үз хуҗалыгындагы терлеген асрау, өстәмә акча эшләү өчен шартлар тудыр - ул инде кризис дип кычкырып йөрми, алдына карап эшләвен белә. Менә бу көннәрдә хуҗалыклар беренче кат уңыштан эшләүчеләргә печән өләшә башлады. Кипкән, әйбәт печәнне зур-зур рулоннарда, чагыштырмача очсыз бәядә өйләренә кайтарып, өеп үк бирәләр - шәп бит. Эшләгән кешенең башка гозер-йомышын да үтәргә тырышалар. Шуңа күрә бездә фермерлыкка омтылучылар аз. Үз көнеңне үзең күрү дә бүген шактый кыен, әле аның эшләгән кадәресе дә шул колхозлар белән бергә яши, бу берәүгә дә сер түгел.
- Сөтчелектә ирешкән уңышлар игенчеләргә дә, мөгаен, башка мөмкинлекләр ачадыр...
- Без гомер-гомергә игенчелек терлекчелекнең нигезе дип кабатлый идек, бүген исә бу бәйләнеш шулкадәр көчәйде, көндәлек акча чыганагы буларак, терлекчелек беренче планга чыкты, әмма барыбер аларны бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Сыйфатлы азыктан башка сөт, артым турында уйлап та булмый. Шул ук вакытта игенчелектә бүген кыйммәтле заманча техникалар, элиталы сортлардан башка нәтиҗә көтәсе түгел. Ә аларны сатып алыр өчен ирекле акчаң булу кирәк. Фәкать күп сөт җитештереп сатканнар гына 35 миллион сум чамасы торучы "Джонгир", шулай ук миллионнар торучы "Амазона" ише чәчү комплексларына өметләнә ала. Ә бездә моңа сәләтле хуҗалыклар бар. Сатып алу гына түгел, әлеге техникаларны нәтиҗәле итеп файдалана да белергә кирәк бит әле. Кадрлар мәсьәләсе турында да онытырга ярамый диюем. Монда менә барлык авыл җитәкчеләрен борчый һәм аптырарлык чиктә уйландыра торган бер фактны да әйтергә кирәк. Яңарак, уңайрак техника булса, егетләр трактор, "КамАЗ" ише машиналарга утырырга әзер әле. Ә менә 20-30ар мең сум акча түләсәң дә, яшьләр фермага киләм дип тормый. Ул, район үзәгенә барып, идән юса юа, 6-7 меңгә чистарак эш сайлый... Менә шуңа күрә дә аз кеше эшләүче мегафермалар төземичә булмаганлыгын тагын да ныграк аңлый башлыйсың.
Гөлсинә Хәбибуллина
("Ватаным Татарстан",
/№ 91, 29.06.2016/).
Чыганак: vatantat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250