«Авылда калганыма бер тапкыр да үкенмәдем»
«Шоферлар минем кабинага суынырга керә»
Шундый кешеләр була: син аларны әйбәт беләм дип уйлыйсың, әмма иркенләп, озаклап бер сөйләшүгә, бу кешене бөтенләй белмәгәнмен икән дигән фикергә киләсең. Арбор авылы егете, районыбызның данлыклы комбайнчысы, тракторчысы Нурулла Ульданов белән дә шулай булды. Бик ачык, ихлас әңгәмәдәш, эшкә генә түгел, сүзгә дә оста – бар яктан булдыклы кеше дип белә идем инде үзен. Без белмәгән башка һөнәрләре дә бар, тормыш юлында сокланырлык, гаҗәпләнерлек күпме сер, күпме хикмәт булган икән!
–Комбайнчы, тракторчы гына түгел, токарь, тимерче дә әле ул. Бөтен эшкә кулы ятып тора. Техниканы әйбәт белә, булдырып эшли. Районда моңа кадәр дә гел алдынгы иде, үткән ел районда да, республикада да иң күп ашлык суктыручыларның берсе булды, – дип таныштыра хуҗалык җитәкчесе Хәмит Баязитов. – Шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен да билгеләп узды.
Без дә исә сөенче алырга ашыктык: шушы көннәрдә генә Нурулла Ульдановка «Татарстанның атказанган механизаторы» дигән мактаулы исем бирелү турында Республика Рәисенең карары имзаланды. Нурулланы исә ике шатлыгы – ике бәйрәме белән бергә котладык. «Юбилей көнне кем эшли ди инде?!» – дип тә шаярттык әле.
«Алтынчы сыйныфны тәмамлаганнан бирле шушында»
–1976 елда, алтынчы сыйныфны бетергән елны шушы паркка комбайнчы ярдәмчесе булып килгән идем, шуннан бирле монда инде мин. Тугызынчыны тәмамлаган елны үзем мөстәкыйль комбайнда эшләдем. 1980 елдан «ДТ» тракторында. Дөрес, хәзер инде «ДТ»ларга элекке кебек нагрузка юк. Мин эшли башлаган елларда колхозларның да, авылларның да төп эш көче иде алар. Елның 365 көнендә дә эш бетми иде. Җир эшләре бөтенесе алар өстендә, салам тарттыру, урман ташу дисеңме. Әле бөтен авыл кешесе шушы тракторга карап тора. Шәп эшли иде! Аның эшен әле дә басуда бик яраталар. Ияләнгәнгәдер инде, үземә дә шушыннан әйбәт техника юк кебек тоела.
Күпләр бу тракторларны эшләр өчен авыр дисә дә, әнә шулай ди ул. Плюсләре дә күп дип саный. Иң зур минусы – тавышы бик каты, ди.
–Элек җитмешәр чакрым ераклыкка кадәр, алты сәгать бер якка барып, анда ике сәгать эшләп, тагын алты сәгатьне кайта идек. Шул тавышта ничекләр эшләдек икән дип аптырыйм. Хәзер азга гына утырасың, анда да тавышына түзә торган түгел. Минем берүземә ике «ДТ» бар. Менә монысы 1991 елгы, тегесе бер елга яшьрәк. Монысы белән ферма тирәсендә эш чыгып тора, аннан тыш кыш көне бөтен авыл урамнарын, тыкрыкларын кардан чистартам. Быел тегесен дә бик әйбәтләп ремонтлап куйган идем, утыручы гына табылмады, техника җитешмәгәндә ике көнгә генә басуга чыгып эшләп кердем. Тавышына түзә алмыйча, колакка мамык тыгып эшләдем. Яшь тә бара шул инде, сәламәтлек тә чамалы. Әле табиблар бөтенләй мондый эшләрдә эшләмәскә куша... Тик шулкадәр якын бит бу техникалар. Хәзерге яшьләр «ДТ»лар ягына борылып та карамый, безнең бөтен гомер шуларда үткән.
Әнә шуңа да күңеле, йөрәге түзми инде Нурулланың. Башка комбайнчылар кебек ул да инде ничәләр: «Булды, җитте, бу соңгы урак, башка комбайнга утырмыйм», – дип, көзен комбайнын саклауга куя да, кар бетә башлауга, тагын комбайнны күзли башлый... «Әйтеп-аңлатып булмый торган әйбер бу. Кырлар чакыра димме, комбайнмы... – ди үзе. – Менә быел да тагын бер ел гына эшләргә дип ниятләп торам».
Авыллар киләчәге турында да борчылып сөйләшеп алдык.
–Эшләгән кешегә хезмәт хакы да начар түгел, кышкы чорда да 25-30 ар мең сум алабыз, тормышлар да шәһәрнекеннән һич калышмый. Бездә халык бигрәк тә тырыш, мал-туарны күпләп асрыйлар, шуңа күрә тормышлары да мул, җитеш. Авылда яшьләр калмый димәс идем. Әмма аларның тормышка карашы башкача. Алар үзләренә дип эшли. Бер гаиләдән, әйтик, берәрсе хуҗалыкта эшләсә, икенчесе үз эшен булдырып, шуның белән мәш килә. Начар әйбер димим, алар бүгенге заманга яраклашкан, кемнәндер көтеп утырмыйлар, үзләре булдырырга тырышалар. Ә хуҗалыкта бер кеше эшләү шулай ук отышлы: терлек азыгы белән дә проблема булмый, гозер-йомышың төшкәндә дә кире бормыйлар. Ул яктан безнең җитәкчеләргә тел-теш тидерә торган түгел.
«Шоферлар минем кабинага суынырга керә»
–Тракторларыгыз иске булса да, комбайныгыз өр-яңа икән... – дим Нуруллага.
–Әйе, ике ел элек бирделәр, Киндеридән кадәр үзем барып алып кайттым. Үз ходы белән! Әй, анда эшләүнең рәхәтлекләре! «Ск-5» белән эшли башлаган идем, аннан соң ике «Нива»да эшләдем. «Акрос»ка җитми берсе дә. Эссе дә түгел, салкын да... тузан да юк, тавыш та... Эсседә шоферлар минем кабинага суынырга керә хәзер. Хәзер хуҗалыкта ике комбайн – ике комбайнчы калдык, 20-25әр комбайн булган, басуда 15-20ләбе эшләгән еллар булды. Җир шул ук, шуңа күрә безгә нагрузка шактый.
–Сезне ярдәмчесез генә эшли, диләр...
–Шулай эшләргә яратам шул. Соңгы елларда гел берүзем. Баштарак ярдәмчеләр алдым. Төрле кеше белән эшләсәм дә, штурвалны Ралиф дигән егеткә һәм кызым Гөлнарага гына бирдем. Аларга ышанганмындыр инде.
39 ел бергә
Гаиләгез белән дә якыннанрак таныштырыгыз әле диюгә, Нурулланың йөзенә рәхәт бер шаянлык чыкты.
–Миңа бит, әйбәт хезмәт иткәч, хәләл җефетемне армиядән үк биреп кайтардылар. Аның белән поездда, плацкарт вагонда таныштык. Таныштык дип, ул чакта бит, дуракка карта уйнау модада иде. Җыйнаулашып карта уйнап кайтабыз. Арабызда яшь кенә кыз бала да бар. Апаларына кунакка барышы. Русча аралашсак та, дурак калган өчен җәза үтәргә дигәч, әлеге кыз саф татарча «Кыр казлары» дигән җырны җырламасынмы?! Сөйләшеп киттек, таныштык. «Әйдә, безгә кунакка кайтабыз», – дидем дә, алып кайттым. Әле бит авылда өч ел йөргән кызым да бар иде... Без кайтканда әни күршеләрдә иде. Авылдашлар: «Улың бер кыз белән кайтты», – дигәч, әни: «Безнеке дә марҗага өйләнгәндер инде», – дип, өйгә дә кайтмый торды әле (аңа кадәр армиядән берәү шулай өйләнеп кайткан була – Г.Я.). Икебез барып, Гөлҗамал берничә сүз татарча әйткәч кенә, әнинең эченә җылы керде. 27 ноябрьдә таныштык, 1 декабрьдә никах укыттык. Язылыштырмадылар гына, аңа унсигез тулмаган иде шул... Әле дә искә алып, шаккатабыз. Ничек шулай килеп чыккандыр, гаҗәп инде менә. Табак-савыт шалтыраган чаклар бездә дә булгалады, әмма 39 елга якын аңлашып, матур яшәдек, өч бала үстердек. Ул да эштән курка белмәде, авылга кайтуының бишенче көнендә фермага эшкә керде. Бергә-бергә тырышып, йорт-җир өлгерттек, башка чыктык, эшләп яшәдек. 46 сутыйда бәрәңге генә үстердек, әле дә 22 сутыйда утыртабыз, бик азын гына сатабыз, мал-туар, кош-кортны күп асрыйбыз.
Дөрестән дә, шөкер итеп, гаҗәпләнә торган бит. Кемнәрдер дүртәр-бишәр ел дуслашып йөреп, кемнәрдер күп еллар бик әйбәт белгән кеше белән гаилә кора, әмма яшәп китә алмыйлар, аерылалар. Ә монда... Үзара мөнәсәбәтләре әйбәт булмаса, олыгая төшкән көннәрендә чит оя «кошын» – әти-әниле ятимә кыз баланы да үз канатлары астына сыйдыра алырлар иде димени...
–Хатыным дингә килеп, РИУда белем алганда, шактый авыр хәлдә калган бер әби белән танышкан иде. Кызы төрмәдә, балаларының икесе әтисендә, ун айлыгын үзе карый. Сәламәтлегем дә шәптән түгел, бу баланы ничекләр үстерермен дип борчылган. Хатыным кайтты да, шушы хәлне сөйләде. «Балалар үсеп бетте, әллә үзебезгә алабызмы?» – диде. Мин каршы килмәдем. Дөрес, ун айлык баланы күргәч, башта бераз куркытты инде. Хәзер кызыбызга алты яшь. Бик тә яратабыз үзен. Авылдашлар да шулкадәр үзегезгә охшаган, диләр. Шулай булмыйни, ун айдан карап үстергәч, бездә тәпи киткәч, ничек безгә охшамасын да, ничек чит булсын инде! Догалар белә, әнисе белән намазлар укый. Бик тәртипле, искиткеч сөйкемле бала. Ничекләр алдык, дибез. Минем юбилейга да бүләк ясадым диде әле, күрсәтмәде, кич кенә бирәм диде. Әнисе – татар, әтисе рус милләтеннән. Исемен дә, фамилиясен дә үзгәртмәдек, әтисе баладан баш тартмады. Әбисе вафат инде. Әтисе белән елга бер очраштырабыз. Бар курыкканыбыз, бер көн килеп, әтисе алып китәм дисә, нишләрбез, дибез...
–Алай булмасын инде...
–Без дә шулай дип телибез дә...
–Авылда ник калдым диеп үкенгәнегез булдымы?
–Бер тапкыр да! Күпме кыс-тасалар да, бер тапкыр да шифаханәгә дә барганым юк минем. Шәһәрдә яшәүче улыма да нәрсә таптыгыз анда дим. Әллә нигә бер барам, бер кичтән артык тора алмыйм, тизрәк авылга кайтам. Безнең күңел монда береккән инде.
Шушы күңел береккән туган җирләрегездә әле сөенеп эшләргә, яшәргә, күп юбилейларыгызны каршы алырга язсын!
Гөлсинә Яруллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев