Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авылны яратучы Һадиевлар гаиләсе

«Хәзер авылда яшәргә бар мөмкинлекләр бар. Бары тик ялкау булмаска һәм авылны җаның-тәнең белән яратырга гына кирәк»

«Авыл яши» пилот проекты кысаларында Кенәбаш авылында яшәүче яшь гаилә — Резеда һәм Раиф Һадиевлар гаиләсендә булдык. Тырыш, хезмәт сөючән, эштән курыкмый торган бу гаилә 4 бала тәрбияли. Төп нигезләреннән якын гына өй салып чыгып, матур гомер кичерәләр. Балалары да бик акыллы. Тырышып укыйлар. Җыр-моңга гашыйклар. Әти-әниләре балаларын Балтач музыка мәктәбенә дә йөртергә вакыт таба.

Һадиевлар күп итеп мал-туар асрый. 4 сыерлары, 2 таналары, 14 баш үгезләре бар. Авылны яратучы,хезмәттән тәм табып яшәүче бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел. Пай җирләрен үзләренә рәсмиләштергәннәр. Шул җирләрне эшкәртергә быел трактор да алып җибәргәннәр.

"Хәзер авылда яшәргә бар мөмкинлекләр бар. Бары тик ялкау булмаска һәм авылны җаның-тәнең белән яратырга гына кирәк", - ди Резеда.

Ә без Һадиевлар гаиләсенә бар уй-хыялларыгыз, куйган максатларыгыз чынга ашсын, балалар игелегендә, шушы җиребездә куанып гомер кичерегез язсын, дип телибез.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Чыганак: https://vk.com/id286667364?w=wall286667364_6241%2Fall

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9