Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авылны яратучы тырыш игенче

Авылның матурлыгына сокланып, эшеннән ямь таба белә торган яшьләр күпме икән районыбызда? Борнак авылында туып-үскән, «Яңа тормыш» җәмгыятендә алдынгы игенче, тырыш механизатор булып танылган Булат Мөдәрисов күңелем калага ятмый дип авылда яшәүне сайлаган егет.

 

Булат белән берничә ел элек урып-җыю чорында танышырга туры килде. Кечкенәдән хезмәт тәрбиясендә үскән егетне хуҗалык белгечләре дә уңган, тырыш механизатор, дип мактаганнар иде. Нинди генә эшне йөкләсәң дә җиренә җиткереп чыгасы Булатка узган елгы уракны яңа комбайнда эшләргә насыйп булды. Коры ел килсә дә, матур нәтиҗәләргә ирешү өчен һәрбер бөртекнең кадерен белеп эшләде егет. Шул тырышлыкларын күреп, аны Кукмара районы Янил авылында яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесенә дан» дигән 13нче республика конкурсында катнашырга, район данын якларга җибәрделәр. 400гә якын яшь комбайнчы катнашкан әлеге чарада Булат һәм аның энесе, ярдәмчесе Фәдил өченче урынга лаек булдылар. Уңышлары, әлбәттә, бу гына түгел Булатның һәм аларның барысының да төп башлангычын ул әти-әнисе һәм әбисеннән алган тәрбиягә бәйли. Яшь егет быел гаилә корырга тели. Булачак тормыш иптәше Ландыш та авыл җирендә эшли, шәһәрне яратмый икән, авыл миңа якынрак, дип ул да шунда яшәп калу яклы.

 

«Мин 1994 елның 20 маенда Борнак авылында тудым. Әти ул вакытта механизатор, әни сыер савучы булып эшләгән. Әти-әни гел эштә булу сәбәпле без – мин һәм игезәк энеләрем Фәдил белән Фәзил Зөлфия әби тәрбиясендә үстек. 80 яшенә җитүенә карамастан, ул бүгенге көндә дә безгә ярдәм итеп яши, – дип сүзен башлады әңгәмәдәшем. – Белемне башта Борнак башлангыч мәктәбендә, аннан Яңгул урта мәктәбендә алдым. Тугызынчы сыйныфтан соң СПТУга укырга кердем. Анда яхшы билгеләргә генә укырга, һөнәр алырга кирәк дигән максат белән килгән идем. Яшьтән эшләп өйрәнгәч, техниканың да рәтен белгәч, уку да авырдан бирелмәде. 2014 елда СПТУны тәмамлаганнан соң, югары белем алу өчен, Казан дәүләт аграр университетының инженерия факультетына читтән торып укырга кердем. Аннан академик ял алып, 2015 елның көзендә армия сафларына киттем. Хабаровск шәһәрендә бер ел хезмәт итеп кайтканнан соң укуымны дәвам итеп, 2018 елда кулыма диплом алып, «Яңа тормыш» хуҗалыгына эшләргә кайттым. Ә гомумән алганда, 6 сыйныфтан техника арасында инде мин. Әти «Борнак» хуҗалыгында җәй көне комбайнчы булып эшли иде, ә мин аның ярдәмчесе. Шул утырудан комбайннан туктап торганым булмады да диярлек инде һәм 2015 елдан үзем комбайнчы буларак беренче урагыма чыктым. 2020 елда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бирелүче 100 мең сумлык грантка да лаек булдым. Техникага тартылуым әнинең абыйсы Фәриттән дә киләдер. Элегрәк ул «ГАЗ-53», «КамАЗ» машиналарында эшләп йөрде, хәзер өйдә генә тора. Алай да йорт тирәсендәге барлык техника ремонтларын да ул башкара. Безне дә техника серләренә өйрәтеп, гел ярдәм итеп тора», дип тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырып үтте Булат.

 

Авылда ничек калырга булдың син, дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

 

Авылда каласы килү тәрбиядән килгәндер дип уйлыйм, чөнки кечкенәдән өй тирәсендә ярдәм итә белә, эшкә ярый торган итеп тәрбияләп үстерделәр безне. Авылдан китәргә минем дә, энеләремнең дә исәпләре юк, күмәк хуҗалыклар исән булсын да, вакытында хезмәт хакы түләнсен. Шөкер, ансын тиешлесен, үзебезгә җитәрлеген бирәләр. Мәсәлән, шәһәр белән чагыштырганда да бездә хезмәт хаклары түбән дип әйтеп булмый. Аннан тыш бит әле вакытында малларга фуражын, печәнен, саламын да биреп торалар. Шундый ярдәм булганда өйдә мал-туар асрарга да мөмкинлек бар. Авылда аннан башка булмый да. Энеләрем белән иртән малларны карап, эшкә китәбез, кич эштән кайткач, яңадан абзарга чыгабыз. Бары тик урак вакытында гына бу эшне өйдәгеләр башкара. Чөнки бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләнә. Бүгенге көндә энем Фәдил белән мастерскойда чәчү, җир эшкәртү агрегатлары ремонтлыйбыз, ә Фәзил әни белән бергә фермада бозаулар карый. Комбайннан тыш әле мин эшли торган «МТЗ-82» тракторы да бар. Аның белән яз көне чәчүдә катнашып, җәен печәндә дә эшләгән идем. Авыл бит әле ул эш кенә дигән сүз түгел, биредә күңелгә рәхәт. Һәрбер ел фасылы үзенчә матур дигән шикелле кышның да, көзнең дә, җәйнең дә, язның да үз бер матурлыгы. Җәй көзгә авышканда яфраклар саргая башлаганны, басулар алтынсу төскә кергәнне күреп сокланасың. Кыш көне исә бөтен тирә-юнь аклыкка күмелә, яз көне табигать яшәрә, шәһәрдәгегә караганда яшеллек тә биредә күбрәк. Авылда каладагы сыман ыгы-зыгы, машиналар күплеге дә юк, тыныч һәм матур, – ди Булат. Бу сүзләреннән соң тимер-томыр арасыннан чыкмаган егет дип әйтеп булмый шул аның хакында. Гаиләдән бирелгән тәрбия белән алар эшләргә дә, тормышның матурлыгын да күрергә өйрәнеп үскәннәр. Гомумән, Булатка беренче караудан ук аның тыйнак-лыгы, кешеләргә хөрмәт белән каравы күзгә ташлана. Иген кырларыннан рәхәтлек алучы, авылда яшәве белән горурланучы Булатны күп кенә яшьләргә үрнәк итеп куярлык. Авылда механизатор булып эшлим дип югары белем алудан да баш тартмаган ул, аны алганнан соң техникадан да ерагаймаган. Тормышта ирешкән барлык уңышлары өчен ул әнисе Альфира, әтисе Мансур һәм әбисенә рәхмәтле. Ә мондый ул үстергән әти-әни һәм әбигә, әлбәттә, горурланырлык һәм сөенерлек.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев